Добавить новость
103news.com
World News
Октябрь
2025

Лениногорск районының Керкәле авылында башкарма комитетның яңа бинасы ачылды

0

Лениногорск районының Керкәле авылында башкарма комитетның яңа бинасы ачылды. Бу хакта «Заман сулышы» газетасы яза.

Ачылу чарасына Керкәле авылы халкы, район авыл җирлеге башлыклары да килде. Тантананың мәртәбәле кунагы «Татарстан Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин булды.

Бина авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналарын төзү программасы буенча төзелгән. Программа 2016 елдан бирле гамәлгә ашырыла, шуның нәтиҗәсендә безнең районда өченче бина төзелде һәм алты бинада капиталь ремонт ясалды. Районда беренчеләрдән булып яңа бина Тимәштә, аннары Шөгер авыл җирлегендә ачылган иде, алар уңышлы гына эшләп килә. Инде менә Керкәледә ачылды.

«Безнең өчен муниципаль хезмәткәрләргә уңайлы шартлар тудыру мөһим. Төзүчеләргә аерым рәхмәт – алар бик яхшы эш башкардылар. Бирегә, һичшиксез, үзләренең мөһим мәсьәләләрен хәл итү өчен авыл халык килер», – дип ассызыклады Әгъзам Гобәйдуллин.

«Бу авыл инфраструктурасын үстерүгә зур өлеш кертү, ул безнең территорияләргә игътибар бирелүен раслый. Татарстан Республикасы җитәкчелегенә безнең ихтыяҗларга игътибарлы булулары һәм муниципалитетлар өчен программаларның күптөрлелеге өчен рәхмәт белдерәм», – диде Лениногорск районы башлыгы Марат Гирфанов.

Яңа башкарма комитет бинасы барлык кирәкле җиһазлар, кабинетлар, бүлмәләр белән тәэмин ителгән. Монда җитәкчелек, белгечләр өчен кабинетлар, хезмәт бүлмәләре һәм архив өчен дә урын ясалган.

Эш визиты кысаларында Әгъзам Гобәйдуллин Керкәле авылының Бөек Ватан сугышы ветераны Исмәгыйль Сафуанов янына барды, хәлләрен белеште, диелә хәбәрдә.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России