Добавить новость
103news.com
World News
Январь
2016

Татарстан Республикасы Р.Н. Миңнехановның ЯҢА ЕЛ МӨРӘҖӘГАТЕ

0

Хөрмәтле татарстанлылар!

Өйләребезгә яраткан Яңа ел бәйрәме керә. Гадәттәгечә, без аңа нәтиҗә ясыйбыз һәм киләчәккә күз салабыз.


Үтеп баручы ел зур вакыйгалары һәм казанышлары белән истә калыр.

Илебез белән бергә барыбыз өчен әхлакый ориентир булып калучы Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үттек.

Республика Президентын һәм муниципаль депутатларны сайлаулар нәтиҗәләре җәмгыять бердәмлегенең югары дәрәҗәдә булуын күрсәтте.

Республикабызның динамикалы үсеше, су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын һәм башка халыкара форумнарны уңышлы уздыру безгә 2019нчы елда эшче һөнәрләр буенча Дөнья беренчелеген үткәрү хокукына ирешүдә булышты.

Татарстан инновация активлыгы һәм инвестицион җәлеп итүчәнлеге буенча Россия Федерациясендә алдынгы төбәк. Киләчәк шәһәре Иннополисның тәүге объектлары сафка басты, нефтехимиядә һәм машина төзелешендә яңа производстволар эшли башлады, яңа эш урыннары булдырылды. Авыл хуҗалыгы һәм эшмәкәрлек актив үсеш күрсәтә.

Социаль сәясәтебезнең уңышлы булуын халык санының тотрыклы рәвештә үсүе дәлилли. Үтеп баручы елда 55 меңнән артык гаилә ата-ана булу бәхетен татыды.

Республикабыз яшәү өчен тагын да уңайлы, туристлар өчен кызыклы була бара.

Болар барысы да безнең уртак хезмәтебез нәтиҗәсе. Мин барлык татарстанлыларга чын күңелдән рәхмәтлемен.

Милләтара һәм динара тынычлык һәм татулык – безнең алыштыргысыз рухи кыйблабыз.

 Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу, Болгар ислам академиясен булдыру рухи үсешкә, тарихи гаделлеккә омтылуыбызны дәлилли.

Алдагы буыннар казанышларына һәм замана тенденцияләренә таянып без 2030нчы елга кадәр социаль-икътисади үсеш Стратегиясен кабул иттек. Ул үзәккә кеше капиталын куя.

Әлеге максат белән без югары технологияле медицинаны һәм мәгарифне үстерү, торак һәм социаль-мәдәният өлкәсе объектларын төзү, яшәү мохитен камилләштерү һәм уңайлы җәмгыять урыннарын булдыру өстендә эшләүне дәвам итәчәкбез. Моңа Парклар һәм скверлар елы программалары юнәлтелгән. Киләсе елда аларга су саклау зоналары программалары да кушылачак.

Барлык башлангычларда без җәмгыятькә таянабыз. Булачак уңышларыбызның нигезе дә аңарда дип ышанам.

Кадерле дуслар!

Дөньяда булган вакыйгаларны күреп торабыз. Шуңа күрә безгә бүген бергә булу, гаиләләребездә мәхәббәт учагын саклау аеруча мөһим.

Чын күңелдән сезгә нык исәнлек, киләчәккә ышаныч, аяз күк йөзе, бәхет һәм иминлек телим.

Бәйрәм белән! Яңа 2016нчы ел белән!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов







Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России