Добавить новость
103news.com
World News
Январь
2016

Яңа ел ишек кага

0

Яңа ел якынлашкан саен күңел әкияти хисләр кичерә. Ниндидер шатлыклы вакыйгалар, могҗиза булыр кебек. Аңа әзерләнү иң башта чыршы бизәүдән башлана.

Сер түгел, Яңа елны аеруча балалар зарыгып, зур түземсезлек белән көтеп алалар. Әлбәттә, яшел патшабикә-чыршыкайны бизәү - алар өчен зур сөенеч. Оныгым Илназ белән кибеттән сатып алган уенчыкларны чыршыга эләбез. Шулчак күз алдыннан балачак йөгереп үткәндәй булды. Әтиебез бервакытта да чыршы кистермәде, өйгә керттермәде.

“Нигә чыршыкайны юкка әрәм итәргә! Урман байлыгы бит ул, безнеке түгел. Ул бит табигать баласы, аның да җаны бар, ул да елый”, - дия иде. Урманнан чыршының бер ботагын гына алып кайтып, ком тутырылган чиләккә утыртып бирер иде. Ә без аны ялтыравыклы кәгазьле төрле-төрле конфетлар, чәй кургашыннан, үзебез буяп гади кәгазь битләреннән ясаган уенчыклар белән бизи идек. Әле шул матур конфет кәгазьләренә Яңа ел теләкләре дә язып төргәч, бөтенләй искитмәле күңелле була иде. Яңа елны һәрвакыт әти-әнием, туган-тумачалар белән бергә гаиләбездә каршы ала идек. Табынны да бергәләп әзерли идек. Өстәлдә төп ризык – мичтә пешкән каз була иде. Ә бер елны чынлап та могҗиза булды. Көндез казны пешереп, өйалдына чыгарып куйдык. Яңа ел сәгатьләре сугар алдыннан казны алып керергә чыксак, каздан җилләр искән. Өйалды ишеге ачык. Йөгереп чыксак, ишегалдында күрше эте рәхәтләнеп казның яртысын ашап бетергән. Әнием күрше хатынын сүгепме сүкте инде... Ә сабыр, акыллы әтием: “Ярар инде, карчык, этне бит ул юри кертеп җибәрмәгән. Этләр өчен дә Яңа ел бәйрәм бит инде. Җитмәсә быел эт елы бит”, - дип, әниемне тынычландырды. Шулай итеп, ул елны Яңа елны казсыз гына каршы алдык. Ләкин күңелсезләнеп утырмадык, гадәттәгечә бүләкләр бирештек, уйнадык, җырладык, рәхәтләнеп күңел ачтык. Мин менә шундый зур һәм тату гаиләнең җылы учагында тәрбияләнеп үстем. Үзем гаилә  коргач та, әти-әнием традициясен дәвам иттем. Балаларым, туганнарым белән Яңа ел каршылауны үзем дә гадәткә керттем.

Яңа ел - могҗизалар һәм өметләр бәйрәме ул. Хәтта без – өлкәннәр дә 1 гыйнвардан өр-яңа тормыш башланачак, ә авырлыклар һәм күңелсезлекләр узган елда калачак дип ышанабыз. Курантлар төнге 12не сукканда, без күңел түренә яшерелгән иң якты хыялларыбызны барлыйбыз... Якты, игелекле, бәхетле ел булсын һәммәбез өчен дә. Бу тормышның һәр кабатланмас мизгеле, гомеребезнең һәр яңа көне үзе бәхет икәнен онытмыйк! Яхшысын гына уйлыйк, яктысын гына телик, тели белсәң – теләк, диләр бит. Яңа 2016 елда барыгызга да туганнар белән туганлашып, дуслар белән дуслашып яшәргә язсын.







Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России