Апас мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр катнашында концерт булды
Халыкара инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, Апас мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр катнашында «Мин яратам сине тормыш» дип исемләнгән концерт булды. Бу хакта «Апас-информ» сайты хәбәр итә.
Җыр-моңга гашыйк райондашлар сәхнә түрендә булды. Әйтергә кирәк, мондый чараның әле беренче тапкыр гына оештырылуы. Сәламәтлекләре, мөмкинлекләре чикле, ләкин көчле рухлы, тормышны яратулары белән аерылып торган райондашлар матур чыгышлар бүләк итте.
«Инвалидлар декадасына әзерләнгәндә, әгәр концертлар булса, без чыгыш ясар идек, дигән мөрәҗәгатьләр килде. Үтенечләрне район башлыгы да хуплады һәм аның теләктәшлеге белән әлеге чара оештырылды. Безнең арада нинди акыллы, сәләтле, уңган-булган райондашларыбыз яши. Матур чыгышлары белән безне таң калдырдылар», - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова.
