Добавить новость
103news.com
World News
Декабрь
2025

Актанышның журналистлар остазы Фәния Рәшитова «Алдынгылар слёты»нда бүләкләнде

0

Актанышның журналистлар остазы, 2 дистәдән артык гомерен журналистикага, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең «Актаныш мәгълүмат-мөхәрририят үзәге» дәүләт учреждениесенә багышлаган танылган радиожурналист Фәния Рәшитова район башлыгы Ленар Зариповның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

«Без һәрвакытта да хезмәттә, нинди генә һава торышы яки бәйрәм булмасын — халык арасында йөрибез. Журналист хезмәте — иң беренче чиратта халыкка мәгълүмат җиткерү ул. Үзгәрешләр чорында яшәвебезне дә тоябыз. Тик ясалма фәһем дә радиожурналистика өлкәсендә ныклы ярдәм булыр, дигән өметтәбез. Ә инде яшь журналистларны мин һәрьяклап һәр вакыйганы дөрес һәм җиренә җиткереп яктыртырга өйрәтергә тырышам», — дип белдерде Фәния Рәшитова «Татар-информ»га.

Фото: Юлай Низаевның шәхси архивыннан

Остазы турында фикерләре белән шулай ук «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы һәм «Интертат» электрон газетасы хезмәткәре, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы, ТР Фотографлар берлеге вәкиле Юлай Низаев та уртаклашты.

«Актаныш-информ»га эшкә килгәч тә Фәния Шамил кызы безне эшкә өйрәтте. Хәер, миңа гына түгел, ул бик күп Актаныш журналистларына әни шикелле булды. Ул репортажлар эшләргә, әңгәмәдәшне дөрес итеп ачарга өйрәтте. Җитәкчеләрне туры эфирга чакырып, аларны бөтенләй башка яктан күрсәтте. Без аны һәрчак яратып «Фәния апа», дип йөрттек. Хәтта бихисап редакция яшьләренә беркемгә дә сөйләми торган серләребезне тыңлаучы һәм дөрес киңәшләр бирүче дә үзебезнең Фәния апа булганына иманым камил. Аның казанышлары өчен шатмын. Рәхмәт, остазым», — диде ул.

  • Фәния Шамил кызы Рәшитова — Актанышның Киров авылында гомер итүче Ленин ордены кавалеры Дөлфирә Каһирова кызы. Ул 2003 елдан редакцияләрдә эшли. Моңарчы «Шәһри Казан» республика газетасында һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советында хезмәт куйган. Актаныштан чыккан бик күп журналистларның остазы. Күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
  • Актаныш радиосында «Хәбәрләр» тапшыруын, «Бакчачы почмагы» һәм башка бик күп рубрикаларны алып бара. Театр сәнгате, мәдәният, әдәбият һәм башка сәхифәләр авторы.






Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России