Ана яңа туган баласын 100 мең сумга сатарга омтылган
24 яшьлек хатын авырлы вакытта ук Интернет аша Мәскәүдәге бер ханым белән танышып, баласын тудыргач та сатып җибәрергә килешә.
Ханымның үз баласын тәрбиялисе килмәгән. Улы туганның икенче көнендә үк ана Түбән Новгород тимер вокзалында Мәскәүдән килгән “сатып алучыга” баласын бирә. Әмма килешенгән 100 мең сум акчаны алырга өлгерми, хокук сакчылар әлеге җинаятькә нокта куя. Үз гаебен ана кеше тулысынча таный, үкенүен белдерә. Хәзер җинаять эше кузгатылган. Бала кире аңа кайтарылган, ләкин хөкем карары чыккач, опека органнары аны ана хокукыннан мәхрүм итү эшенә керешәчәк.
