Добавить новость
103news.com
World News
Декабрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30
31

Казанда V «Ал мәчет укулары» фәнни-гамәли конференциясе үтте

0

Кичә Казан шәһәренең Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсендә V «Ал мәчет укулары» фәнни-гамәли конференциясе үтте. Аның эшендә татар дин әһелләре, тарихчылар, галимнәр, нәшрият, китапханә һәм музей вәкилләре, шулай ук Казан мәдрәсәсе мөгаллимнәре һәм шәкертләре катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Укулар һиҗри буенча 1447нче елда билгеләп үтелүче Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) 1500 еллыгы кысаларында үткәрелде.

Конференциядә катнашучылар иске имляда язылган китапларны һәм кулъязмаларны өйрәнүнең мөһимлеге хакында фикер алышты.

Мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин бай дини мирасны системалаштыру, шәкертләргә иске имляны өйрәтүнең аңлаешлы һәм кызыклы булган заманча ысулларын эзләү, шулай ук мәдрәсәнең бу юнәлештәге эшчәнлеге турында сөйләде. Әйтик, биредә махсус дәресләр үткәрелә: шәкертләр китаплар укыйлар, анализлыйлар, кабер ташъязмаларын һәм башка тарихи чыганакларны өйрәнә. Ильяс хәзрәт мәдрәсә ачылганнан бирле бу мөһим эштә тырышып эшләүче мөгаллимнәргә тирән рәхмәтен белдерде. Мәдрәсәдә борынгы китаплар бүлмәсе бар. Шәкертләр китап фондын теркәү, тәртипкә салу һәм цифрлаштыру буенча актив эш алып бара, аларга бу эштә мәдрәсә мөгаллиме һәм «Сәхифәләремез» электрон татар китапханәсе җитәкчесе Рөстәм хәзрәт Гыймранов ярдәм итә.

Фото: © ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте

Күтәрелгән теманың мөһимлеге һәм Татарстан мөфтиятенең бу өлкәдә актив эш алып баруы хакында Татарстан Мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары, «Хозур» нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин сөйләде. Ул актуаль проблеманы – иске татар телендә язылган китапларга мәхәббәт тәрбияләү зарурлыгын билгеләп үтте һәм бу хезмәтләрне өйрәнү дини учреждениеләр кысаларында гына калмасын иде дигән теләкләрен җиткерде. Ришат Хәмидуллин 1990нчы елларда телевидениедә бу темага багышланган видеодәресләр дә чыгуын искәртеп, татар дини мирасын саклау һәм популярлаштыру өчен мондый башлангычларны янәдән торгызырга чакырды.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте татар-мөселман дини мирасын саклауга һәм өйрәнүгә зур игътибар бирә. «Хозур» нәшрият йортының бушлай «Даруль-кутуб» электрон китапханәсе фондында 1950дән артык китап бар (бу 2000нән артык том дигән сүз).

Бүгенге очрашуда катнашучылар китапханәләрдә, архивларда, авыл мәчетләрендә, гаилә сандыкларында һәм шәхси коллекцияләрдә саклана торган китапларны, газета, журнал һәм кулъязмаларны өйрәнү, бастырып чыгару һәм цифрлаштыру мәсьәләләре буенча фикер алышты. Татар дини мирасын саклау һәм популярлаштыру буенча уртак эш алып бару мөмкинлекләренә, көчләрне берләштерүгә һәм гамәли адымнарны тормышка ашыруга зур игътибар бирелде.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России