Добавить новость
103news.com
World News
Декабрь
2025

Әлмәт районы волонтерлары хәрбиләр өчен 100 маскировка челтәре үргән

0

Фото: Татарстанның Әлмәт районы матбугат хезмәте

Әлмәт районының Борискино авылында битараф булмаган кешеләрнең бердәм командасы эшли, алар үз хезмәтләре белән көн саен хәрбиләргә ярдәм итә. Җирле волонтерларны «Паучки» атамасы аша беләләр.

Район хакимиятендә ачыклык кертүләренчә, бер ел эчендә әлеге хәрәкәттә катнашучылар 3×7 метр зурлыктагы 100 маскировка челтәре үргән. Аларның һәркайсы техника һәм алгы сызыктагы позицияләрне маскировкалау өчен кулланыла.

Челтәр үрүдән тыш, волонтерлар авыл Мәдәният йорты базасында ярдәм штабы да оештырган. Ул эшләгән вакытта хәрбиләргә 105 килограмм сохари, 50 килограммнан артык өй токмачы, шулай ук бәйләнгән җылы оекбашлар әзерләнгән һәм озатылган.

Бу эшкә мәктәп укучылары да актив кушыла. Балалар хатлар яза, открыткалар ясый һәм хәрбиләргә теләктәшлек сүзләрен җиткерә.

Көн саен Мәдәният йортына гомуми эшкә үз өлешләрен кертү өчен 15 кеше килә.

Хәрәкәткә теләге булган һәркем кушыла ала – моның өчен Борискино авылы Мәдәният йортына мөрәҗәгать итү дә җитә.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына юлламасында махсус хәрби операциягә ярдәм итүдә зур өлеш керткәннәре өчен волонтерларга рәхмәт белдерде.

«Без бүгенге катлаулы чорның җәмгыятебезне берләштерүен күрәбез. Татарстанлылар йөрәк кушуы буенча безнең хәрбиләргә, аларның гаиләләренә булыша, фронтка һәм республика шефлыкка алган шәһәрләр – Лисичанск һәм Рубежное өчен гуманитар ярдәм җыя. Барыгызга да бу мөһим эш өчен рәхмәт белдерәсем килә», - диде ул.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России