Добавить новость
103news.com
World News
Декабрь
2025

Актаныш районы медицина хезмәткәрләре махсус операциядә катнашучылар өчен ярдәм җыйды

0

Фотоны Ләйсән Газизова тәкъдим итте

Актаныш районында волонтерлар һәм табиблар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен берләште.

Балалар иҗат үзәгендә эшләүче «Актаныш хәрәкәте» волонтерлар төркеме район Үзәк хастаханәсе коллективыннан гуманитар ярдәм алды. Районның 400гә якын медицина хезмәткәре озак саклана торган продуктлар, консервалар, газ баллоннары, эчке кием һәм беренче чиратта кирәкле башка әйберләр тутырылган 25 тартма җыйды. Акциядә шулай ук 55 авыл фельдшер-акушерлык пунктыннан фельдшерлар һәм аларның ярдәмчеләре катнашты.

«Без хәрбиләргә ярдәм иткән барлык якташларыбызга да рәхмәтле. Гуманитар ярдәм җыюга авыл җирлекләре, мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният учреждениеләре һәм битараф булмаган кешеләр кушыла. Берәүләр азык-төлек һәм акча китерә, икенчеләре маскировка челтәрләре үрә», - дип сөйләде волонтерлык төркеме җитәкчесе Илина Арсланова.

Актаныш Үзәк район хастаханәсенең баш табибы Айдар Хаев хезмәттәшләренең битараф булмавын һәм аларның актив гражданлык позициясен билгеләп үтте.

Җыелган гуманитар ярдәм якын арада махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәреләчәк.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына юлламасында махсус хәрби операциягә ярдәм итүдә зур өлеш керткәннәре өчен волонтерларга рәхмәт белдерде.

«Без бүгенге катлаулы чорның җәмгыятебезне берләштерүен күрәбез. Татарстанлылар йөрәк кушуы буенча безнең хәрбиләргә, аларның гаиләләренә булыша, фронтка һәм республика шефлыкка алган шәһәрләр – Лисичанск һәм Рубежное өчен гуманитар ярдәм җыя. Барыгызга да бу мөһим эш өчен рәхмәт белдерәсем килә», - диде ул.

Материал Ләйсән Газизова катнашында әзерләнде.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России