Камал театрында җырчы Алмас Хөсәеновның «Туеп булмый яратып» концерты була
21 гыйнварда 18.30 сәгатьтә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының универсаль залында Халыкара конкурслар лауреаты, җырчы Алмас Хөсәеновның «Туеп булмый яратып» дип исемләнгән концерты була. Концерт «Калеб» яңа буын җыены ярдәме белән оештырыла.
«Ир-егетнең җырлы тарихы кайдан башлана? Курай моңы сеңгән киң далаларданмы, чал кыя-тауларданмы? Әллә тамырларыңның җан авазыннанмы? Гомер чаптары өченче дистә чакрымына җиткәндә, егет кешенең яшәеше халык гаменә, халык язмышына кушылып китсә, гаҗәпме? Алмас Хөсәеновның музыкаль монологы зәвыклы, затлы тыңлаучы өчен кызыклы булачак. Җырлы кичтә төрле телләрдә халык көйләре, классик җыр сәнгате үрнәкләре, заманча эстрада җырлары яңгыраячак», – дип хәбәр итә оештыручылар.
Концертта Татарстанның атказанган артисты Татьяна Ефремова, композитор һәм җырчы Гөлназ Закирова, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры (җитәкчесе, дирижер – Ильяс Камал) чыгыш ясаячак.
