Казан Кремелен яңа ел көннәрендә 65 меңнән артык кеше күргән
Хөкүмәт йортында узган брифинг барышында ТР туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лиана Саетова хәбәр иткәнчә быел башкалабыз кунакларын иң кызыксындырган урын Казан кремеле икән.
Быел Казан кунакларында барлыгы 12 программа әзерләнгән. «Эрмитаж-Казан» үзәге яңа ел күргәзмәсе ишекләрен ачкан. Биредә үк интерактив программа да эшли икән. Ислам мәдәнияте музеенда “Тылсымлы кәрәван” һәм башка кызыклы күргәзмәләр эшләнгән.
Изге Болгар җире дә яңа елда кунакларын кабул итәргә әзер. Моннан инде мең ярымнан артык кеше файдаланган да.
Моннан тыш тарихи яктан кызыклы булган Алабуга һәм Чистай музейларында да туристлар өчен кышкы программалар әзер ди белегечләр.