Әлмәт авиамодельчеләренә көч биреп торыйк, дуслар!
Дөрес, аларның әле очу таныклыклары юк, шулай да нәни әлмәлеләр сер бирмәскә тиеш.
Сүз булачак инженерлар турында. Бу минутларда шәһәребезнең 4 нче урта мәктәбе базасында авиамодельләү буенча республика ярышлары бара. Анда Татарстанның 13 командасы ярыша. 8-14 яшьлек мәктәп укучылары үз спорт төрендә иң көчлене билгеләү өчен Азнакай, Алексеевск, Норлат, Яр Чаллы, Лениногорск, Мамадыш, Кукмара, Ютазыдан килгәннәр. Көн дәвамында аларга очу озынлыгы һәм төгәллеге буенча көч сынашырга туры киләчәк. Әлмәтне бу ярышларда “Яшь техниклар станциясе” командасы тәкъдим итә.