Депутат Фәррахов: Идел җитди инвестицияләр һәм зур игътибар таләп итә
Татарстан Республикасының яңа экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин – идарә итү өлкәсендә югары компетенцияле, җаваплы кеше. Бу хакта бүген «Татар-информ»га Дәүләт Думасының Татарстаннан депутаты Айрат Фәррахов хәбәр итте.
«Экология мәсьәләләре гражданнарны бик борчый. Бу мәсьәләләр нәкъ менә Азат Илдус улына ышанып тапшырылуы бик мөһим. Азат Илдус улы бервакытта да «юк» дими, аңа һәрвакыт мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Ул башкарма һәм закон чыгару хакимияте мәктәбен узган кеше. Минемчә, бу яңа елның бик дөрес беренче карары», - диде Фәррахов.
Ул шулай ук Җиһаншин яңа вазифада «идарә итүнең яңа стилен, яңа инновацияләр һәм яңа карарлар күрсәтәчәк» дип саный.
«Экология өлкәсендәге бурычлар һәрвакыт бик җитди, бик зур», - дип билгеләп үтте «Татар-информ» әңгәмәдәше.
Фәррахов фикеренчә, Татарстан Республикасы Экология министрлыгы зур мөмкинлекләргә һәм яхшы перспективаларга ия.
«Конкрет проектлар турында әйтсәк, әлбәттә, Идел җитди инвестицияләр һәм зур игътибар таләп итә. «Идел» проекты, чистарту корылмалары проекты, чүп эшкәртү белән бәйле проект. Гомумән, кешеләр өчен бу мәсьәләләр бик актуаль», - дип ассызыклады Фәррахов.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Азат Җиһаншин бүген Татарстан Рәисе указы нигезендә ТР экология һәм табигый байлыклар министры итеп билгеләнде. Коллективка яңа җитәкчене ТР Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итте.
