Татарстанда 2026 елда федераль трассаларның ике участогына капиталь ремонт ясау төгәлләнә
Быел Татарстанда федераль автомобиль юлларында төзелеш һәм ремонт эшләре дәвам итәчәк. Бу хакта бүген журналистлар белән очрашуда «Волга-Вятскуправтодор» башлыгы Илдар Минһаҗев сөйләде.
«Р243 Кострома – Шарья – Киров – Пермь трассасының 14 километрлы участогына, Ижевскига, М12гә керү юлларына капиталь ремонт ясауны төгәлләячәкбез. Капиталь ремонт кысаларында машиналар хәрәкәт итү өлешен киңәйтү хисабына полосалар саны икедән дүрткә кадәр арттырылачак. Без юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау өчен хәрәкәт агымнарын аеру буенча эшлибез», - дип хәбәр итте ул.
Минһаҗев билгеләп үткәнчә, капиталь ремонт буенча шундый ук эшләр республиканың Баулы һәм Бөгелмә районнарында Р239 Казан – Оренбург автомобиль юлының 340 – 346+900 км участогында тәмамланачак.
