Татарстан компанияләре ЦТС Биржасын сайлый: 2025 елда сату күләме 10 млрд сумнан арткан
Россиянең иң яшь һәм технологик сәүдә мәйданчыкларының берсе булган ЦТС Биржасы Татарстан Республикасы базарында 2025 елда башкарган эшенә йомгак ясый. Хисап чоры нәтиҗәләре күрсәткәнчә, төбәк компанияләренең күбесе тәэмин итү һәм сатып алуларны җайга салуның иң отышлы һәм куркынычсыз ысулы буларак биржа механизмнарын сайлый, дип хәбәр итә мәйданчыкның матбугат хезмәте.
Оештырылган сатулар көндәшлекнең ачыклыгын һәм килешүләрнең ышанычлылыгын тәэмин итә, бу чыгымнарны оптимальләштерүгә һәм бизнесның нәтиҗәлелегенә турыдан-туры йогынты ясый.
Катнашучыларның активлыгы финанс күрсәткечләре белән дә раслана. Республикада үткәрелгән сатуларның махсуслаштырылган базары кысаларында төзелгән контрактлар күләме 10 миллион сумнан артып киткән, ә килешүләрдә 175 подрядчы һәм 308 тәэмин итүче катнашкан.
Тоташулар динамикасы елдан-ел үсә барган ышанычның мөһим индикаторы булып тора: декабрь аенда гына да төбәктәге 168 яңа оешма, мәйданчыкта шәхси кабинетлар ачып, сату-алу мөмкинлеге алган.
«Татарстан Республикасында 2025 ел йомгаклары – бизнесның дәүләт сатып алулары һәм коммерцияле тәэмин итү өлкәсендәге заманча цифрлы карарларга ышанычы артуының ачык дәлиле. Без төбәк предприятиеләренең биржа мәйданчыгын закон нормаларын үтәү өчен корал буларак кына түгел, ә логистиканы оптимальләштерү, чыгымнарны киметү һәм ышанычлы контрагентлар табу өчен куәтле ресурс буларак та активрак куллануын күрәбез. Ел ахырында яңа катнашучылар санының тотрыклы үсүе төбәктә сатып алу эшчәнлегенең сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә күтәрелүе турында сөйли», - дип белдерде ЦТС Биржасы генераль директоры Виталий Хәйруллин.
Төзелеш материаллары сегменты (9,5 миллиард сум) күләм буенча лидер булып тора. Шуннан соң әйләнеше 500 миллион сумнан артып киткән металлар һәм 100 миллион сумнан артык булган агач материаллары килә.
«ЦТС» Биржасы» АҖ - Россиянең заманча биржа мәйданчыгы. Биржа теләсә нинди масштабтагы бизнес өчен оештырылган сатулардан (төбәк дәрәҗәсеннән алып федераль дәрәҗәгә кадәр) файдалану мөмкинлеген тәэмин итә. Тулырак - centorgs.ru сайтында.
