Татарстанның хезмәт базарында кирәкле һөнәрләр билгеле
2025 ел йомгаклары буенча Татарстанда кадрлар кытлыгы сәнәгать җитештерүендә күзәтелә. Анда конструкторлар, технологлар һәм механиклар, шулай ук квалификацияле эшчеләр – токарьлар, фрезерлаучылар һәм шомартучылар кирәк. Төзелеш өлкәсендә конструкторлар, проектлаучылар һәм җитештерү-техник бүлек белгечләре, шулай ук электромонтажчылар, эретеп ябыштыручылар һәм буяучылар кирәк. Бу хакта «Татар-информ» га ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Транспорт предприятиеләрендә, логистика өлкәсендә автобус һәм йөк машиналары йөртүчеләргә, логистларга, техниканы ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча белгечләргә ихтыяҗ зур. Социаль өлкәдә табиб – терапевтлар һәм педиатрлар, урта медицина персоналы, педагоглар, тәрбиячеләр, социаль хезмәткәрләр кирәк. Ваклап сатуда сатучы-консультантлар, кассирлар һәм кибет администраторлары җитми», – дип билгеләделәр матбугат хезмәтендә.
Мәшгульлек хезмәтенең вакансияләр банкында эшче һөнәрләргә – монтажчыларга, арматурчыларга, бетончыларга, электр-газ белән эретеп ябыштыручыларга, автомобиль йөртүчеләргә, фрезерлаучыларга, буяучыларга, пешекчеләргә һәм тегүчеләргә ихтыяҗ зур.
