Добавить новость
103news.com
World News
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстан мөфтияте «Нурлы Рамазан» бәйгесен игълан итте

0

Быел Татарстан мөфтияте дүртенче тапкыр изге Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннарын матур итеп бизәү буенча «Нурлы Рамазан» бәйгесен игълан итте. Бәйгегә гаризалар 20 гыйнвардан алып 18 февральгә кадәр кабул ителә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада изге ай мохитен тудыру һәм бәйгедә катнашу өчен иҗтимагый, коммерцияле, шәхси, дәүләт, дини оешмалар, физик затлар чакырыла. Моның өчен алар халыкка хезмәт күрсәтү урыннарында – кафе һәм рестораннар, кибетләр һәм сәүдә үзәкләре, салоннар, мәчетләр, уку йортлары кебек биналарга керү урыннарын бәйрәмчә итеп бизәргә тиешләр.

Иң матур бизәлешне башкаручыга «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми операторыннан хаҗга юллама бүләк ителәчәк. Бәйгенең калган җиңүчеләрен шулай ук мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр көтә.

Конкурс кагыйдәләре буенча, бинага керү юлларын һәм җәмәгать урыннарының тышкы ягы бизәлеше Рамазан ае тәмамланганчы сакланырга тиеш.

Бәйге 2026 елның 20 гыйвареннан 13 мартына кадәр 4 этапта үткәрелә:

1 этап (2026 елның 20 гыйнвареннан 18 февральгә кадәр) – гаризалар кабул итү (бәйгедә катнашу өчен гаризалар тапшыру);

2 этап (2026 елның 19 февраленнән 25 февраленә кадәр) – сайлап алу (бәйге финалында катнашу өчен иң яхшы 10 эшне сайлап алу);

3 этап (2026 елның 26 февраленнән 10 мартына кадәр) – бәяләү (финалга чыккан 10 эш арасында җиңүчеләрне ачыклау);

4 этап (2026 елның 13 марты) – йомгаклау (бәйге нәтиҗәләрен чыгару).

Бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү көне һәм урыны өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.

Бәйгедә катнашу өчен гаризаларны һәм фотосурәтләрне электрон форматта https://muslimmol.ru/nurlyramazan сылтамасы буенча җибәрергә кирәк булачак. Анда оешма җитәкчесенең исем, фамилиясе һәм атасының исемен, оешманың атамасын, төгәл адресын, элемтәгә керү өчен контактларны күрсәтү зарур.

Иң яхшы тышкы бизәлеш түбәндәге күрсәткечләр буенча сайлап алыначак:

- ислам һәм Рамазан ае символикасын куллану;

- гадәти булмау һәм яңалык өстәү;

- масштаблык;

- эстетик күркәмлек;

- бизәүгә мәгънәви төсмер өстәү;

- ут-яктырту бизәлешендә хәзерге заман технологияләрен файдалану.

Бәйгенең барышы һәм нәтиҗәләре белән нәзарәт сайтында танышырга мөмкин.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России