Балык Бистәсе спорт мәктәбенең үз эмблемасы барлыкка килде
Балалар- яшүсмерләр спорт мәктәбе үз эмблемасын булдыру буенча укучылары арасында конкурс игълан иткән иде.
Анда төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнүче 23 укучы катнашты. Алар берсеннән-берсе матур, мәгънәле эмблемалар тәкъдим иттеләр. Балалар үзләре иҗат иткән эмблемаларда спорт мәктәбенең традицияләрен,үткәнен,бүгенгесен гәүдәләндерергә тырышканнар. Символларда ирешелгән уңышлар белән горурлану хисләре дә чагыла. Кыскасы жюрига иң яхшы эмблемаларны сайлап алу җиңел булмый инде. Күки мәктәбеннән, милли көрәш бүлегендә шөгыльләнүче Илшат Заһидуллин ясаган эмблема беренче урынга лаек булды. Күгәрчен мәктәбеннән Әдилә Мингарипова (бадминтон бүлеге)- икенче, Балык Бистәсеннән Дарина Смолина өченче урыннарны алдылар. Кирилл Тарасовка тамашачылар симпатиясе призы бирелде.