Добавить новость
103news.com
World News
Январь
2016

Викторинага йомгак ясадык: җиңүчеләр билгеле [+ФОТОЛАР]

0

“Әлмәт таңнары” газетасының “Кыйбла” сәхифәсе “Пәйгамбәребезгә тоташкан гыйлем чишмәсе” дигән дини викторина игълан иткән иде.

Дүшәмбе көнне аңа йомгак ясалды.

Ай саен дөнья күрүче “Кыйбла” сәхифәсен газета укучыларыбыз көтеп ала. Сораштыру вакытында мөселман кардәшләребез сәхифәдә дөнья күргән язмаларның бик тә урынлы, тәрбияви әһәмияткә ия булуын билгеләп үттеләр. Дини викториналар да аларның күңеленә хуш килә икән. 
– Ул безне эзләнергә, байтак кына мәгълүмат тупларга, дини гыйлемнәребезне тагын да тулыландырырга, баетырга ярдәм итә, – диделәр 11 гыйнварда редакциядә кунакта булучылар. 

“Кыйбла” моңа кадәр дә мөхтәсибәт белән берлектә олуг дини бәйрәмнәребезгә багышлап викториналар оештырып килде. Шунысы куанычлы, белем бәйгесендә шәһәрдә яшәүчеләр дә, авыл халкы да, хәтта гаиләләр белән дә катнашалар. Менә бу юлы да мөбарәк Мәүлед бәйрәменә багышлап, Пәйгамбәребез с.г.в. туган айда аның тормышын, сыйфатларын тагын да күбрәк өйрәнү максатыннан “Кыйбла” сәхифәсе игълан иткән “Пәйгамбәребезгә тоташкан гыйлем чишмәсе” викторинасы күпләрнең игътибарын җәлеп иткән. Хәтта Мәмәт, Чупай, Елховой, Габдрахман авылларыннан да килүчеләр булды. Бәйгедә катнашучылар сорауларның җиңел түгеллеген дә искәрттеләр. Әмма шулай булуга да карамастан, һәркем үзенчә тырышкан, тәфсилле җавап язарга омтылган. Иң төгәл җавап Мөһәрирә Гайсинаныкы булып чыкты. Аңа I урын бирелде. Светлана һәм Гүзәл Әпсәләмовалар, Гөлназ Габдрахманова II урынны бүлештеләр. Ә менә III урын сигез кешегә – Сания Таштимерова, Айгөл Әхмәрова, Руза Усманова, Җәмилә Әмирова, Ландыш Сөләйманова, Асия Хәсәнова, Миңнур Саримова, Раушания Харисовага бирелде. Кызыксындыру бүләгенә Клара Гозәерова, Вәсилә Вәлиева, Наилә Хәйретдинова, Алия Сәгыйдуллина, Йосып Хафизов, Берлия Кәримова ия булдылар. 

Безгә, редакция хезмәткәрләренә газета укучыларыбыздан җылы сүзләр ишетү, эшебезне югары бәяләүләре, басмбызны яратып укуларын ишетү бик рәхәт булды. “Әлмәт таңнары” нәшер ителә башлауның беренче көненнән үк янәшәдә булып, 26 ел дәвамында бергә калган, алар янына кушылган укучыларыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Газетабызны укып барыгыз, фикерләрегезне белдерегез, хатлар языгыз, бәйге-викториналарда актив катнашыгыз!







Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России