Добавить новость
103news.com
World News
Январь
2016

Җиңел кәсеп китермәс байлык

0
Җәйге матур көннәрнең берсендә Полянка авылына ВАЗ-2114 автомобиле белән ике егет килеп төшәләр. Алдан күзләп йөргәннәр күрәсең ялгыз яшәүче “К” әбинең ишеген шакыйлар.
Үзләрен газ службасы хезмәткәрләре дип таныштыралар. Эшлекле кыяфәттә газ счетчигын алыштырырга вакыт җиткәнлеген аңлаталар. Алдан түләргә кирәк дип әбинең 3000 сум акчасын алалар.
 
Шулай җиңел генә кергән акча егетләрнең нәфесен кузгата. Икенче корбанны Анатыш авылында табалар.  Граҗданка “Л” га су хисаплагычы урнаштырырга тәкъдим итәләр. Егетләрнең берсе әбине сөйләштереп зал бүлмәсенә алып керә. Шул вакыт икенчесе кухня стенасына эленгән сумкадан әбинең 21000 сум акчасын урлый.
 
Казанга кайткач, егетләр “уңышлы эш”ләрен әйбәтләп “юалар”. Тик бәйрәм озак бармый. Исерек хәлдә руль артына утырган егетләрне ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлап ябып куялар. Ә бу вакытта район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре игътибарын Анатыш авылындагы камера “күзе”нә эләккән шикле,чит машина җәлеп итә. Номеры, маркасы белән эзләүгә игълан итәләр. Ә тегеләр ябылуда. Безнең полиция хезмәткәрләренә егетләрне “җылы килеш” барып аласы гына кала. Менә шулай тәмамлана алдаркаракларның маҗарасы.  Егетләрнең берсе урлашуда катнашканы өчен 1 ел 6 ай утырып чыккан булган инде. Әмма тиешле нәтиҗәләр ясамаган шул. Яңадан кыңгыр юлны, җиңел кәсепне сайлаган.
Суд утырышында аларга гаепләрен тулысынча танудан башка чара калмый. Егетләрнең берсе 250 сәгатькә мәҗбүри эшләргә хөкем ителде. кенчесе шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм ителде.
 
Илгиз Җамалиев.
 
Фото: http://rundl.ru/uploads/community/posts_16/390942/640x600_1_85_962184567.jpg






Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России