"112" хезмәтенә шалтыратуларның 50 %ы – ялган
2016 елның 4-10 гыйнвар көннәрендә Татарстан кешеләреннән ашыгыч "112" хезмәтенә шалтыратуларының яртысы ялган булган.
Шушы вакыт аралыгында барлыгы 45 463 шалтырату кабул итеп алынган. Аларның 50,7 %ы ялган булган. Әлеге шалтыратулардан чыгып булган хәлләрнең карточкасы эшләнелгән: 42 % очрак буенча – табиблар, 26 %ында – Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, 32 %ы буенча Гадәттән тыш хәл министрлыгы вәкилләренең ярдәме кирәк булган.
