Бүген Россия матбугаты көне
![Бүген Россия матбугаты көне](http://www.zainsk-rt.ru//media/k2/items/cache/6dde17fb866a822add402aeda2caa5e1_S.jpg)
Шул уңайдан безнең “Зәй офыклары” газетасы” редакциясе коллективы да район башлыгы Разиф Кәримов тарафыннан котлау алды.
Гомумән, бүгенге көндә Татарстан Республикасы медиа тармагы Россия Федерациясе мәгълүмат кырында үз урынын булдырды һәм күп кенә Россия төбәкләре өчен актив үсеш үрнәге булып тора.
Матбугат, телевидение, радио һәм интернет басмалар җәмәгатьчелеккә көн саен вакыйгалар белән хәбәрдар булу мөмкинлеген бирә. Заманча массакүләм мәгълүмат чаралары тиз үзгәрә һәм техник яктан камилләшә. Газеталар һәм телерадиокомпанияләр, яңа укучыларны һәм тамашачыларны җәлеп итеп, актив рәвештә интернет киңлеген, социаль челтәрләрне үзләштерә. Мондый һәр яңалык безнең редакциягә дә хас, газетабызның махсус сайтында укучыларыбызның саны көннән-көн арта бару әнә шул хакта сөйли. Укучыларыбызга һәртөрле мөмкинлекләрдән файдаланып, районыбызда алып барылучы күптөрле эшчәнлекне җиткерә бару - безнең бурычыбыз.