Журналистлар шугалакны сынады [+ФОТОЛАР]
![Журналистлар шугалакны сынады [+ФОТОЛАР]](http://www.almet-rt.ru//media/k2/items/cache/a9078b65a437791888141b516eba3918_S.jpg)
Бүген без, каләм ияләре өчен икеләтә бәйрәм.
Беренчедән, бүген – Россия матбугаты көне, икенчедән, искечә иске елны озатабыз, яңасын каршылыйбыз. Быел бәйрәмнәрне үзгәрәк – Яңа ел мәйданчыгында ясалган искиткеч шугалакта билгеләп үтәргә булдык.
Өстәвенә янәшәдә генә тимераякларны прокатка тәкъдим итеп торалар. Аннан шугалакны гел мактап язабыз, ә үзебезнең сынап караган юк иде әле. Бүген аны да сынап карау булды. Белми мактамыйлар икән – шулкадәр яхшы, уңайлы шугалакта. Рәхәтләнеп тимераякларда җилдердек кенә. Тимераякта йөри алмаганнар да аптырап калмады, күңелле итеп тау шуды. Салкын һич кенә дә куркыта алмады үзебезне. Тирләп-пешеп шуып үзен куркыттык.