Добавить новость
103news.com
World News
Январь
2016

Юныс батыр-очерк

0
Юныс батыр-очерк

Котычкыч буранлы төн. Юныс рульне бар көченә тоткан, юлга гармунь күрекләре булып  буралган кар өемнәре машинаны әле бер якка, әле икенче якка сөйрәп ала.

Аз гына да игьтибарны ычкындырырга ярамый, юкса төне буена калуың бар.Үзең түзәр дә идең, әнә арттагы урында көмәнле ханымның  берөзлексез ыңгырашканы ишетелеп тора. Юнысның тормыш иптәше аны әнисеннән дә гайре юатырга тырыша:” Түз балам, түз, хәзер Юныс абыең безне җил генә больницага алып барып җиткерер”. Әйе алар тормышындагы беренче генә очрак түгел бу. Иптәшең шәфкать туташы булгач,нишләмәк кирәк, таякның авыр башы еш кына Юныс җилкәсенә төшә. Юныс Миләүшәсенең  эшенә кагылышлы гозерләре килеп туганда  һич кенә карышмый, “ Ярар җимешем, кирәк икән кузгалырбыз”,-диеп кенә тора. Авылда кем генә хәер-догада яшәми икән аларга. Яңгыр-бозы явамы, кар-бураны юлны томалыймы, үзәкләргә үтәр салкынындамы, авыру янына алар бергәләп ашыга, кирәксә үзәк хастаханәсенә дә чыгып китәләр. Әнә, бу юлы да үзәктән машина көтәргә тәкате җитмәс авылдашларын  үзләре озатырга дип карар кылдылар.”Ашыгырга кирәк, югыйсә соңлавыбыз бар, озакка сузмас бу бала”-Миләүшәнең фаразлавы шундый иде . Ялгышканы сирәк була, ни әйтсәң дә һөнәре  шактый “тозлар ялатты” инде аңа.

Кар өемнәрен шактый “текә” генә ерып барган машина кинәт кенә чыелдаган тавышта туктап калды.Юлга аркылы төшкән машинага сантиметрлар аралыгында гына аздан бәрелми калдылар бит. Маңгайга бәреп чыккан салкын тир иреннәренә кадәр тәгәрәп төште. Тәрәзә аша күзгә ташланган юлчының бик тә туңган кыяфәтен күрү, аны бер мәлгә айнытып җибәргәндәй булды.” Ни энекәш, менә, аркылы басты бит, бер ни эшләтеп булмый.Әллә ниләр кыйландырып карадым “ ,- диде күшеккән, кыяфәткә бик өлкән күренгән юлчы. Юныс машинаны бер әйләнеп чыкты да, эшнең мөшкеллеген аңлаган хәлдә, агайның рульгә утыруын үтенде. Яшен тизлегендә  күз алдыннан үзенең авырлыгыннан 60 килограммга авырырак көндәше белән бил алышкан мизгелләр узып китте, аннан янатарларының үзен күкләргә күтәреп чөйгәннәрен күз алдыннан уздырды. Машинаның артына килеп ябышты ...” Ух” дигән көчле аваз яңгырап, янәшә урманлыктагы агачларга бәрелеп берничә тапкыр  кайтавазланды. Анысын Миләүшәсе генә ишетте. Юлга туры баскан машинаның  инде кузгалып китүенә аннан да күбрәк сөенүче булмагандыр. Ниһаять, барып өлгерделәр. Алар төннең икенче яртысында гына кайтыр юлга кузгалдылар. Менә шундый юл газаплары, йокысыз төннәр белән тагын ике гомер исән калды. Гүя, бу уртак  фикер бер- бересенә төбәлгән канәгатьлек тулы карашлардан сүзсез генә дә аңлашыла сыман иде.

Әле кайчан гына училище курсанты иде Юныс. Аяз көнне яшен суккандай килеп ирешкән кайгылы хәбәрне бик авыр кабул итте ул.Әтиләрен мәңгелеккә тартып алган ачы язмыш гаиләдә бер әнисенә алты ятим  калдырды. Әниләре бик тырыш булды, еллар белән  апасы, аннан атасы урынына калган олы малай Юныс  берәм- берәм тормыш арбасына җигелә бардылар. Юныс мәктәп елларында ук тракторга утырып фермада тиресләр эттереп акча эшләштергәләп алгалады. Инде Армия сафларынннан егәр-көч туплаган олпат  гәүдәле егет булып авылга кайтып төште.Район үзәгендә хастаханәдә шәфкать туташы булып эшләүче Миләүшә дә ялга кайткан.Берсе үтә чибәр, икенчесе пәһлеван,тиз тавышты күзләре- сокландыргыч магнитлы карашлар очрашты. Ике арада туган, кушылган гыйшыклык хисләре тора- бара аларны бер гаиләгә бәйли. Шулай итеп Миләүшә дә янәдән туган авылына әйләнеп кайта. Инде Мөхәммәтрәхимовларга килен булып. Авылда тагын бер искиткеч матур, үрнәк гаиләгә нигез салына.

Юнысны үзем шәхсән күптәннән белсәм дә,гел яшьлегендә кебек ул-җитез хәрәкәтләр, горур елмаюлы караш, җиргә кадап атлаган адымнар аның белән бәйле һәр мизгелдә чагылыш табалар сыман. Ул янәшәдәгеләргә шәфкатьлелек өләшә белә, кыен хәлдә калганнарга ярдәмгә ашыга( авт.монысы Миләүшәсенең  дә өстенлекле күркәм сыйфаты!), булган шатлыгын  тизрәк дуслары, якыннары белән  бүлешүне хуп күрә. Бәлкем шуңадыр да,инде дистә еллар кыяфәте белән бер-тирә яшьтә кала килә. Бактың исә, хезмәт юлын башлаганына да дүрт дистә ел була язган икән ич. Аның хезмәт кенәгәсендә бер юл бар-“ Механизатор”.Һәм иң куанычлысы ул үзе сайлаган бу һөнәренә бер генә хилафлык та кылган кеше түгел. Җиде тапкыр район Сабантуе Флагын күтәргән хезмәт батыры ул. Соңгы ике елда гына да хуҗалыкта 4 мең гектарга якын чәчү чәчкән егет. Моннан тыш та, ел әйләнәсе эштән бушаганы юк. Бер техникадан төшә, икенчесенә утыра. Авылда калган тагын өч энесе дә Юныс үрнәгендә макталып хезмәт куялар. Инде берничә ел рәттән кыр эшләре барышында өч бертуган  ике тракторны туктатусыз эшләтеп, иң югары җитештерүчәнлеккә ирешеп хуҗалык рекорды куйганнар. Ә кем белә, бәлкем район, республиканыкыдыр да әле?!

Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.

Вазыйх Фатыйхов,

Яңа Арыш авылы.

Фото: http://narodhz.ru/images/photos/Metel_b700a0e66f5d24bef8a2cd4e9d9368a1.jpg

 

 

 

 

 





Губернаторы России
Москва

Москва-Пекин. Собянин в Китае подписал соглашение о сотрудничестве





Москва

Топ-5 самых ярких зарубежных архитектурных проектов на первичном рынке Москвы


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин: Москва и Пекин подписали программу сотрудничества на 2024-2026 годы



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Александр Розенбаум

Александр Розенбаум поздравил коллектив областного онкодиспансера с Днем медицинского работника




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Военно-спортивный фестиваль Росгвардии в «Лужниках» собрал более 20 000 москвичей и гостей столицы

Красногорск первым встретил участников международного супермарафона Москва-Минск

Резидент «Инсайт Люди» Дмитрий Зубов установил мировой рекорд по чеканке мяча


WTA

Самсонова обыграла Александрову и вышла в финал турнира WTA в Хертогенбосхе



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Архангельск

Преподаватель из Архангельска вышла в финал международного конкурса «Педагогическое начало – 2024»



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России