Зәйдә искечә Яңа елны каршыладылар
13нче гыйнвар кичен зәйлеләр "Энергетик" мәдәният сарае каршындагы мәйданда матур бәйрәм чарасы белән каршылады.Мәдәният идарәсе,"Энергетик" мәдәният сарае хезмәткәрләре әзерләгән җырлы-биюле тамаша салкынча, буранлы кичне ямьләндерде. Яңа елны каршыларга җыелган зәйлеләрне район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев район җитәкчелеге исеменнән тәбрикләп, 2016 ел- Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елын районда актив төстә, физик культура белән шөгыльләнеп үткәрергә чакырды.
