Әлмәттә Яңа ел төнендә булган хәл
Узган, 2015 ел безнең гаилә өчен шатлыклар да, тирән кайгы да алып килде. “Әни, әйдә, моңсуланып өйдә утырма, Казанга кил”, – дип улым үземне 2 гыйнварда ук Казанга алып китте. Әлмәтне чыгып килгәндә, юлда кулына юрганга төрелгән бала күтәргән яшь ананы күреп алдык. Чатнама салкын көнне сабые белән юл чатында чыгып баскан ана нәрсәдәндер курыккан сыман тоелды безгә. Машинага утыру белән елап җибәрде ул...
Шушындый ук хәлгә элек тә юлыкканыбыз бар иде. Ул чакта яшь ана түгел, ә бәлки бер кыз юлда күз яшьләренә буылып каршыга килгән машиналарга кул күтәреп тора иде. Кылт итеп хәтергә шул төште...
Без әти-әни исән чакта Яңа елны каршылаганнан соң икенче көнне үк өлкәннәрнең хәлен белергә авылга кайта торган идек. Ул елны 1 гыйнварда буран чыкты. Бәйрәм көннәре булгангамы, юлда Чаллы белән Чистай юлы аерылган чатта торучы яшь кыздан кала беркем күзгә чалынмады. Жәлләп утыртылган бер балалы ханымның машинадан иремнең арткы утыргычка элеп куелган куртка кесәсеннән акчасын урлаганнан соң кеше утыртырга тырышмасак та, бу кыз янында тукталырга мәҗбүр булдык. Дөрес, элек үзебез дә студент чакларда шулай “попутный”лар көтеп тора идек. Бер белмәгән шоферларга утырып киткән чаклар да булды. Аларның күңелендә бер генә начар уй да юк иде. Ләкин заманалар нык үзгәрде. Көн дә кемне дә булса мәсхәрәләгәннәр, кыйнаганнар, үтергәннәр дигән хәбәр килеп ирешә.
Теге кыз янында туктап, аның кая баруы белән кызыксындык. Алабугага икән.
– Нигә автовокзалга гына бармадың, юлда болай торуы куркыныч бит, – дидек.
– Тизрәк бу Әлмәттән котылырга иде. Сездә начар кешеләр яши икән. Мине автовокзалдан эзләп табулары бар, – диде дә, юлчы кыз үксеп елап җибәрде һәм бераздан шәһәрдән китәргә ярдәм итүебезне сорады.
ДӘВАМЫ БАР
Ирина Апачаева
