Кыздырылган борыч
500 г татлы борыч, 100 г суган, 50 г брынза, 50 г үсемлек мае, 20 г петрушка һәм укроп, 2 тырнак сарымсак, тоз, төелгән кара борыч.
Чистартылган борычны пешерергә. Вак итеп туралган суганга борыч салып, тоз, борыч сибәргә һәм кыздырырга. Өстәлгә биргәндә өстенә брынза уарга, яшел тәмләткечләр сибәргә.
