Добавить новость
103news.com
World News
Январь
2016

Быел мартта Татарстанда ана капиталы акчасын алуга 200 меңенче сертификат тапшырылачак

0

Узган елда Татарстанда пенсия фонды бүлекләре ил күләмендә гамәлгә ашырыла торган балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтү буенча программалар өстендә эшләвен дәвам иттергән. Ана капиталына дәүләт сертификатын алу буенча буенча республикада яшәүче барлыгы 197 мең 921 граждан мөрәҗәгать иткән. Бу хакта бүген Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында узган киңәйтелгән коллегия утырышында бүлек идарәчесе вазифаларын башкаручы Эдуард Вафин хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, сертификат ияләренең 72 проценты инде тулысынча яки өлешчә бу акчалардан файдаланган. Бу сумма барлыгы 50 млрд сумнан артык. Ә 55 меңнән артык гаилә әлеге финанс чараларыннан ничек файдалануны тәгаенләмәгән.

Моңа кадәр ана капиталы гаиләләрнең торак шартларын яхшыртуга, балаларның белем бирү учреждениеләрендә белем алуына, ананың булачак пенсиясен арттыруга юнәлдерелә иде. Быел исә, бер яңалык өстәлгән. “Быел ана капиталы акчасыннан файдалану өлкәсендәге яңалык акчаны инвалид балаларның җәмгыятькә яраклашуы һәм социаль адаптациясе өчен товар сатып алу һәм хезмәтләр өчен түләүгә юнәлдерү мөмкинлеге туудан гыйбарәт. Россия Хөкүмәте шушы товар һәм хезмәтләрнең исемлеген, шулай ук ана капиталы акчаларын юнәлдерү кагыйдәләрен раслагач, Пенсия фонды органнары тарафыннан сертификат ияләреннән дәлилләүче документлар белән гаризалар кабул итә башлаячак”, - дип белдерде Эдуард Вафин.

Докладчы ана капиталы программасының ике елга озыйтылып, 2018 нче елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булачагын искәртте. Сертификат акчасыннан файдалану вакыты чикле түгел. Ана капиталы, былтыргыча, 453 мең сумнан артык.

“Ана капиталы акчасын сарыф итүнең иң популяр ысулы торак шартларын яхшырту булуын күздә тотканда, муниципаль берәмлек советларына, җирле үзидарә органнарына ана капиталы акчасына җир кишәрлекләрен бүлеп бирү мөмкинлегенә игътибар итәргә кирәк дип саныйбыз. Шул ук вакытта безгә, хокук саклау органнары белән бергә, ана капиталы акчасының максатчан файдаланылышы өстеннән контроль тәэмин итү зарур. Закон үз көченә кергәннән алып, пенсия бүлеге хокук саклау органнарына, мошенниклыкта шикләнеп, 531 гариза юллаган”, - дип билгеләп узды Эдуард Вафин.

Җирле үзидарә органнарына дәүләт сертификатлары ияләре тарафыннан сатып алына торган торак биналарның яраклылыгы турында 4 меңнән артык запрос юлланган. 400 очракта җирле үзидарә органнарыннан торак биналарның яраксызлыгы турында җаваплар килеп ирешкән. “Әлеге очраклар буенча ана капиталы акчасын күчерү кире кагылган”, - дип белдерде Э. Вафин.







Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России