Әҗәт проблемасы суд эскәмиясенә китергән
Зәй шәһәр суды 1994 елгы ир-атка карата РФ Җинаять кодексының 105нче маддәсе 1нче бүлеге нигезендә хөкем карары чыгарды. Тикшерү эшләре буенча әлеге ир-ат үткән елның май аенда әҗәтен кайтарырга теләмәү сәбәпле сүзгә килеп, икенче бер ир-егетнең эченә пычак белән кадый. Алган тән җәрәхәтеннән зыян күрүче үзәк дәваханәнең реанимация бүлегендә үлә. 1994 елгы ир-атка Зәй шәһәр суды 10 елга ирегеннән мәхрүм итеп, каты режимдагы колониягә җибәрү турында хөкем карары чыгарды.
