Зәйдә ярминкәләр дәвам итә
Ярминкәләр авыл-шәһәр арасын якынайта. Зәйдә узган елда соңгы ярминкә 26 декабрьдә узган иде. Гомумән алганда, өч дистә ярминкә оештырылган. Агымдагы елда да районда ярминкә оештыру дәвам итә. Бу шимбәдә, 16 гыйнварда, “Энергетик” Мәдәният сарае янында янә ярминкәләр үз эшчәнлеген башлый. Ярминкәдә, гадәттәгечә, ит-сөт, ризыклары, йомырка, бал, балык, кондитер эшләнмәләре, җиләк-җимеш һ.б.лар сатуда булачак.
