Добавить новость
103news.com
World News
Январь
2016

Әле дә янәшәдә ул-Фотолар

0
Бу атнада Юлсубино авылы мәктәбендә «Җирдән китү үлем түгел икән әле, исән булса сине белгәннәр...» дип исемләнгән бик матур искә алу кичәсе узды. Аның монда уздырылуы очраклы хәл түгел иде. Чөнки чара күп еллар Юлсубино мәктәбендә директор вазыйфасын башкарган Гариф абый Шәйдуллинның тууына 90 ел булуга багышланган иде. 
Биредә яшәү һәм эшләү дәверендә мәктәп тормышын гына түгел, авыл яшәешен дә бөтен җаны-тәне белән кайгырткан, бик күп яхшы гамәлләр кылган, күпләргә олы тормыш юлына аяк басарга ярдәм иткән Гариф Шаһиевичны бүген дә һәркем җылы, олы рәхмәт хисләре белән искә ала.
«Салават күпере» журналы да  әлеге кичәгә чакырылып шушы матур истәлекләрнең шаһиты булды. Шулай ук биредә «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе, Казан (Идел буе) федераль университеты доценты, Татарстанның атказанган укытучысы Рәйсә Садриева, Балык Бистәсе районы мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков, Гариф абый Шәйдуллин белән эшләгән укытучылар, авыл, мәктәп җитәкчеләре, бүгенге Юлсубино мәктәбе коллективы һәм укучылар катнашты. Казан (Идел буе) федераль университетының кафедра мөдире, педагогика фәннәре докторы, профессор Әнвәр Хуҗиәхмәтов укучыларга бүләк итеп китаплар җибәргән иде.
 
Без мәктәп музеенда булып авыл тарихын, аның үткәнен чагылдырган көнкүреш әсбаплары белән дә, Юлсубино авылыннан чыккан олы хөрмәткә лаек шәхесләр турында истәлекләр белән дә таныштык. Шунда ук Гариф Шаһиевичның гәҗит-журналлар белән язышкан хатларына да күз салдык. Димәк, Гариф абый әдәбиятка да гашыйк кеше булган, беренче каләм чарлауларның нәкъ менә гәҗит-журналлардан башлануын аңлаган.
 
Чыннан да, кичәдә искә алынганча, Гариф абый уку, белемле булуны зур эш итеп кую белән беррәттән, шигырь, хикәяләр язарга һәм башка бик күп эшләргә вакыт таба торган, үзеннән соң якты эз калдырган олы шәхес булган.
 
Юлсубино авылының, кешеләренең шундый шәхесләрен онытмавы һәм алар турында үсеп килүче буынга җиткереп яшәүләре сокландыра. Балалар белемгә, тормышта үз урынын табарга, кирәкле кешеләр булырга омтылып үсәләр.
 
Алсу Низамиева,
«Салават күпере» журналының әдәби мөхәррире. 
 
 
 
 
 
Автор фотолары.






Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России