Добавить новость
103news.com
World News
Январь
2016

Чирмешән авылында яшәүче Маһирә Вәлиева 90 яшен билгеләп үтте

0
Чирмешән авылында яшәүче тыл батыры Маһирә әби Вәлиеваны авылдашлары һәм район, авыл җирлеге җитәкчеләре 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләп, аңа Россия Президентының котлавын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
 
–Маһирә әбине бүген бөтен район кешеләренә үрнәк итеп куярлык. Тормыш иптәше Мәхмүт ага белән икесе дә хуҗалык эшләрендә актив катнаштылар, һәрвакыт алдынгылар рәтендә булдылар. Гомерләре буена алар актив тормыш рәвеше алып бардылар. Шәхси хуҗалыкларында ат, сыер, сарыкларны күп асрадылар. Авылдашларына да  ярдәмчел булдылар. Гомумән, бу гаилә авылда күпләргә үрнәк булырлык иде, –ди Корноухово авыл җирлеге Советы сәркатибе Илсөяр Кәримова.
 
Нәкъ әдәби әсәрләрдәге кебек аларның берсе алдынгы механизатор булса, икенчесе менә дигән терлекче буларак макталган. Күпләрне сокландырырлык матур гаиләдә яшәп алар 6 бала үстергәннәр. Тормышта бер-берсен тулыландырып, ышанычлы иптәш булып, үзара ярдәмләшеп бәхетле гомер кичергәннәр. Балаларын  үз янәшәләрендә эшкә өйрәтеп, аларга яхшы тәрбия, ныклы белем биреп, сикәлтәле тормыш юлында абынмаска, адашмаска өйрәтеп һәммәсен дә башлы-күзле итәргә булышканнар. Тик ни кызганыч,  ике баласы бу якты дөнья белән вакытсыз хушлашканнар. Ә Маһирә әби  ире Мәхмүт аганы озак еллар дәвамында тәрбияләп узган ел  бөтен авылдашлары белән бергә олылап соңгы юлга озаткан. Тәртипле гаилә буларак аларны  бүген дә авылдашлары башкаларга өлге итеп күрсәтергә яраталар. Ак әби әле дә актив хәрәкәттә. Иртә торып һәркөнне йорт тирәсен кардан чистарта. Биш вакыт намазын калдырмый. Аның өенә  кайчан кермә тәртип, җылылык бөркелеп тора. Бүгенге көндә шәһәрдә яшәүче балалары да ярдәмнәреннән ташламыйлар үзен. Җәй айларында еш кайтып бакча эшләрендә булышалар аңа. ”Ә менә 5 оныгы, 8 оныкчыгы   кайтканда, ул инде күкләрдә генә йөри”,–ди авылдашлары.
 
Идрис Аметов.
 
Фото: http://nuovodolce.com/media/ideas/carpeta14/idea261.jpg






Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России