Нәзарәт «Ислам. Беренче адымнар» курсларына чакыра
Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте намаз укырга һәм Ислам дине нигезләренә өйрәтүче «Ислам. Беренче адымнар»ның 17нче сезонына тыңлаучылар җыя башлады. Әлеге курслар зур датага – Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.нең 1500 еллыгына багышлап уздырыла. Укулар 2026 елның 21 мартында башланачак. Шәкертләр кыска вакытлы популяр курс дәвамында – 7 гадәти дәрес эчендә (атнага бер тапкыр) – намаз укырга һәм Ислам дине нигезләренә өйрәнә алачак. Дәресләр – түләүсез. Курсларга язылу башланды!
Беренче кереш дәрес 2026нчы елның 21нче мартында Нәзарәт бинасында (Габдулла Тукай ур., 38) иртәнге сәгать сигездә (8:00) узачак. Дәресләрне мөфтиятнең волонтер яшьләр хәрәкәте вәкилләре алып барачак. Аерым алганда, шәкертләр госел һәм тәһарәт алырга, намаз укырга өйрәнәчәк; гакыйдәнең асылына төшенәчәк, сира – Мөхәммәд пәйгамбәрнең с.г.в. тормышы белән танышачак, хәләл һәм хәрам буенча дәресләр тыңлаячак.
Ислам динендә беренче адымнарын ясаучылар – ир-атлар һәм хатын-кызлар һәр атнаны шимбә көнне иртәнге сәг. 09.00-дән көндезге сәг. 12.00-гә кадәр Казанның Галиев мәчетенә (Габдулла Тукай ур., 40) җыелачак. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен дәресләр аерым узачак. 17 яшь һәм аннан өлкәнрәк укучыларны көтеп калабыз. Укулар татар һәм рус телләрендә алып барылачак.
Соңгы дәрес – 2нче майда – ул көнне Коръән мәҗлесе, курсларга йомгак ясау, сертификатлар тапшыру көтелә.
- «Ислам. Беренче адымнар» проекты – ислам дине кушканча яшәргә теләүче, әмма 5 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә мөмкинлеге булмаган кешеләр өчен махсус оештырыла.
- «Ислам. Беренче адымнар» проекты Татарстан мөфтияте тарафыннан 2018нче елда тормышка ашырыла башлады. Уналты сезон дәвамында әлеге курсларда 1750гә якын кеше белем алды һәм намазга басты.
