Добавить новость
103news.com
World News
Февраль
2026
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

«Кадрлар» илкүләм проекты буенча Татарстанда 8 меңнән артык кеше яңа һөнәр үзләштергән

0

2025 ел йомгаклары буенча, Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты ярдәмендә 8,4 меңнән артык кеше һөнәри белем алган һәм өстәмә белем бирү программаларын узган. Бу хакта Татарстан Республикасы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Кадрлар» илкүләм проекты – икътисадны квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү генә түгел, ул гражданнар өчен социаль лифт та булып тора. Без ярдәмгә аеруча мохтаҗ кешеләргә эшкә урнашуны һәм лаеклы керемне гарантияләүче һөнәр үзләштерү мөмкинлеге бирәбез», – дип сөйләде Татарстанның «Россия эш бирә» кадрлар үзәге директоры Тимур Муллин.

Уку чыгымнары федераль бюджеттан түләнә, шуңа күрә ул күпләр өчен ачык. Белем алучыларның күпчелеге, ягъни 5,8 меңнән артыгы, эш эзләүчеләр булган. Шулай ук программадан 50 яшьтән өлкәнрәк 1,9 мең кеше, 313 эшсез калган гражданин, бала карау отпускындагы 253 хатын-кыз һәм эшләмәүче аналар, инвалидлар, хәрби хәрәкәт ветераннары һәм хезмәт базарында ярдәмгә мохтаҗ башка кешеләр файдаланган.

Кешеләр IT-өлкәне сайлап, мәгълүмат аналитигына укыган һәм веб-дизайн серләрен үзләштергән. Шул ук вакытта электр һәм газ эретеп ябыштыручысы (электрогазосварщик), слесарь, тегүче кебек эшче һөнәрләренә дә ихтыяҗ зур. Социаль өлкәдә исә сәламәтлек саклау һәм сервис юнәлешләре буенча белгечлекләр бар.

2026 елга 186 һөнәрдән торган яңартылган исемлек әзерләнде. Быел махсус хәрби операция ветераннарына ярдәм итүгә аеруча зур игътибар биреләчәк. Алар өчен белгечлекләр саны 27гә кадәр арттырылган, хәзер барлыгы 213 һөнәр буенча белем алып була.

Укырга керер өчен, 2026 елның февраленнән «Работа России» цифрлы платформасында гариза бирергә һәм программа сайларга кирәк. Гариза тутыру буенча консультацияне һәм ярдәмне «Работа России» кадрлар үзәгенең һәр офисында алырга мөмкин.

Татарстанның «Работа России» кадрлар үзәге төбәктә «Кадрлар» илкүләм проектының төп операторы булып тора, чөнки ул кадрларны алдан әзерләү һәм халыкны эш белән тәэмин итү буенча дәүләт сәясәтен тормышка ашыра.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России