Рөстәм Миңнеханов Россия Биатлончылар берлеге президенты Виктор Майгуров белән очрашты
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия биатлончылар берлеге президенты Виктор Майгуров белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төбәктә биатлонны үстерү перспективалары, гомумән, спортка ярдәм итү кебек мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Моннан тыш, төбәк һәм Россия спорты өчен актуаль булган башка темалар, шул исәптән Татарстанда бөтенроссия дәрәҗәсендәге ярышларны оештыру һәм уздыру мөмкинлеге дә каралды.
ТР Хөкүмәте йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узган очрашуда ТР спорт министры Владимир Леонов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин һәм башкалар катнашты.
