Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турнирының 2026 елгы җиңүчеләре билгеле булды
12-14 февраль көннәрендә Чаллы шәһәренең Боз сараенда узган, каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш турнирының быелгы җиңүчеләре билгеле булды. Командалар арасында беренче урынны Лаеш районы командасы яулады. Икенчедә – Чаллы шәһәре командасы, өченче урында – Казан шәһәренең «Зилант» командасы.
Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева
Шәхси беренчелектә җиңгән көрәшчеләр чигелгән сөлге, медаль һәм акчалата приз белән бүләкләнде. Беренче урын иясе – 100 мең, икенче урынга – 70, өченче урынны алучы көрәшчеләргә 50 мең күләмендә бүләк тапшырылды. Шулай ук, һәрбер үлчәү авырлыгында җиңү яулаган көрәшчегә Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиевтән махсус бүләкләр – суыткычлар тапшырылды.
Муса Җәлил истәлегенә багышланган 63нче тапкыр уздырылган турнирның быелгы җиңүчеләр исемлеген тәкъдим итәбез.
Җиңүчеләр исемлеге
60 кг үлчәү авырлыгы:
- I урын – Илфат Миңнегалиев
- II урын – Ришат Исхаков
- III урын – Алмаз Гәрәев
- III урын – Рубин Рәдҗәбов
65 кг үлчәү авырлыгы:
- I урын – Ильяс Йосыпов
- II урын – Ислам Кәримов
- III урын – Ислам Бурашов
- III урын – Илназ Димиев
70 кг үлчәү авырлыгы:
- I урын – Илнар Закиров
- II урын – Алексей Абрамов
- III урын – Илдус Камалов
- III урын – Рамил Хәкимҗанов
75 кг үлчәү авырлыгы:
- I урын – Динар Кәримуллин
- II урын – Рафаэль Бильданов
- III урын – Даил Зиннәтуллин
- III урын – Олег Лоскутников
80 кг үлчәү авырлыгы:
- I урын – Ислам Закиров
- II урын – Рафаэль Кәлимуллин
- III урын – Илназ Рамазанов
- III урын – Чыңгыз Агаларов
85 кг үлчәү авырлыгы:
- I урын – Илгизәр Галимуллин
- II урын – Ришат Гобәйдуллин
- III урын – Артур Зөлкәрнәев
- III урын – Илнур Хәбибуллин
90 кг үлчәү авырлыгы:
- I урын – Азат Габдрәшитов
- II урын – Илгиз Дәүләтгәрәев
- III урын – Илнур Камалов
- III урын – Рүзәл Тимергалиев
100 кг үлчәү авырлыгы:
- I урын – Булат Мусин
- II урын – Эльдар Хәмитов
- III урын – Илшат Идиятов
- III урын – Раил Сәлахетдинов
130 кг үлчәү авырлыгы:
- I урын – Радик Сәлахов
- II урын – Марат Миначев
- III урын – Руслан Рәфыйков
- III урын – Илсаф Фәхретдинов
130+ кг үлчәү авырлыгы:
- I урын – Ранис Гыйләҗетдинов
- II урын – Муса Галләмов
- III урын – Илнур Зәйнуллин
- III урын – Альберт Ситдыйков
