Добавить новость
103news.com
World News
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Чулпан Җәлилова: «Моабит дәфтәрләре»нең туган якка кайтуы зур могҗиза булган иде

0

Бүген Татарстан Милли музеенда Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» төп нөсхә кулъязмаларын чыгару тантанасы узды. Чарада катнашкан шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова әтисенең мирасы, дәфтәрләрнең кайту тарихы һәм гаилә истәлекләре белән уртаклашты.

«Кадерле дуслар, мин шундый дулкынланам һәм бүген барыбызның да Милли музейда булуыбызга шундый шатмын. Без хәзер генә әтием һәйкәленә чәчәкләр салдык. Муса Җәлил бик аз яшәгән. 38 яшь – хәзерге вакытта караганда, бөтенләй яшьлек, ләкин ул шулкадәр күп эшләргә өлгергән. Фронтка киткәндә үк инде ул танылган иҗатчы, шагыйрь булган. Һәм ул һәрвакыт иҗатчы, шагыйрь булып калды», – диде ул.

Шагыйрьнең кызы кулъязмаларның сакланып калуы зур батырлык дип атады. «Туган якка могҗиза белән кайткан бу үлемсез ике блокнотны бүген күрү мөмкинлеге – бу зур могҗиза. Бу могҗиза өчен без үз каһарманлыклары белән аларны безгә җиткерә алган һәм бу блокнотларның туган илгә кайтуын тәэмин иткән кешеләргә баш ияргә тиешбез», – диде Чулпан Җәлилова.

Ул дәфтәрләрне беренче тапкыр күргән мизгелләрне дулкынлану белән искә алды. «Минем әни белән аларны беренче тапкыр ничек күрүебез хәтеремдә. Муса Җәлил исеменә яла ягылган ул караңгы еллардан соң, бу – зур бәхет иде. Әни белән бу блокнотларга беренче тапкыр карагач, без үксеп еладык та, шатландык та», – диде шагыйрьнең кызы.

Чулпан Җәлилова Татарстан Милли музее җитәкчелегенә рәхмәт белдереп, әтисенең шигырьләренә югары бәя бирде. «Зур бәхет ки, Татарстан Милли музее елга бер тапкыр безгә бу блокнотларны күрергә рөхсәт итә, аларга рәхмәт. Үзенең ихласлыгы, җиңүгә булган искиткеч ышанычы, тирәнлеге белән тетрәндерә торган бу шигырьләр – Муса Җәлилнең поэтик иҗатының иң югары ноктасы», – дип ассызыклады ул.

Тантана барышында Чулпан Җәлилова музейга кыйммәтле истәлек – Кави Нәҗминең хатын бүләк итте. «Мин һәркемгә рәхмәт әйтергә телим. Шуны да әйтәсем килә: гадәттә әтинең туган көнендә мин ниндидер бүләк ясауны кирәк дип саныйм. Бүген дә Милли музейга шундый бүләк ясыйсым килә. Минем кулымда – әниемә Кави Нәҗмидән килгән хат-открытка», – диде шагыйрьнең кызы.

Ул бүләкнең тарихи әһәмиятен аңлатып узды: «Быел бездә Кави Нәҗминең дә, әтинең дә юбилейлары. Һәм менә бу открыткада Кави Нәҗми әниемнең үтенече буенча Язучылар берлегендә бу сирәк очрый торган блокнотларны каравы турында яза һәм әниемә аларның саклануы турында хәбәр итә. Бу – 1947 ел. Әтинең исеме өстендәге шик-шөбһәләр әле таралмаган иде, ләкин ул моның әле булачагын һәм аларның һичшиксез басылып чыгачагын яза», – диде Чулпан Җәлилова.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России