Синоптик: Быелгы кыш соңгы ун елдагы иң карлы кышларның берсе буларак тарихка керәчәк
Февраль башыннан бүгенге көнгә кадәр Казанда 70 миллиметрдан артык кар яуган. Бу – ике айлык норма. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте.
«Метеостанция мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта Казанда кар катламының биеклеге 87 сантиметр, ә Яшел Үзән районының Вязовые бистәсендә 95 сантиметр. Бу хәзерге вакыт өчен норма күрсәткечләреннән шактый күбрәк», – дип сөйләде ул.
Феликс Гоголь мәгълүматлары нигезендә, бу кыш тарихка иң карлы кышларның берсе буларак кереп калачак.
«2010-2011елгы кышкы сезонда явым-төшем күп булды. Быелгы кыш шулай ук тарихка соңгы ун елдагы иң карлы кышларның берсе буларак кереп калачак», - дип ассызыклады Гоголь.
