Добавить новость
103news.com
World News
Январь
2016

Татарстанда легаль булмаган чүп ташлау урыннары турында хәбәр иткән өчен түләүне 1,5 тапкырга арттырдылар

0

Татарстан экология министрлыгы республикада санкцияләнмәгән чүп ташлау урыннары турында хәбәр биргән өчен бүләкләү күләмен 1,5 тапкырга арттырды: хәзер идарәдә моның өчен 1,5 мең сум түләячәкләр. Бу 2016 елның Су саклау зоналары елы дип игълан ителүе белән бәйләнгән, дип хәбәр итә министрлыкның пресс-хезмәте.

Министрлык гражданнар хокук бозулар турында хәбәр иткән өчен акча ала алачак җитешсезлекләр исемлеген дә шулай ук киңәйтте. Монда су объектында су саклау зонасының хуҗалык һәм башка эшчәнлеген тормышка ашыру режимын бозу (мәсәлән, автомашиналарны санкцияләнмәгән юу, чистарту корылмалары булмаган хуҗалык объектлары кору), шулай ук гомуми кулланылыштагы су объектларына һәм аның яр буе чикләренә гражданнарның ирекле керүен чикләү (су объектларын законсыз бүлеп алу) кертелгән иде.
Исегезгә төшерәбез, күргән җитешсезлекне фотога яки видеога төшерергә кирәк. Фототөшерүләргә һәм видеязмаларга таләпләр түбәндәгеләр:
- нәкъ менә законны бозу моменты төшерелгән булырга тиеш;
- фотосурәттә хокук бозучы машинасының теркәү номеры яки хокук бозучы үзе яхшы күренгән булырга тиеш. Өстәвенә, сез әлеге кешенең исемен һәм фамилиясен яхшы белергә тиеш;
- язманың көнен һәм вакытын күрсәтү дә кирәк.
Аннары әлеге мәгълүматларны министрлыкка җибәрү зарур. Моны өч ысул белән эшләргә мөмкин: хатны eco.signal@tatar.ru электрон почтага, интернет-кабул итү аша җибәрергә була, өченче юлы: шәхсән үзең китереп бирсәң дә ярый.
Акчалата бүләкне карар чыкканнан соң биш көн эчендә бирергә вәгъдә итәләр. Гариза биргәннән соң карар чыкканчыга кадәр вакыт бер айдан ике айга кадәр тирбәлергә мөмкин. Өстәвенә, әгәр шул бер үк хокук бозу буенча берничә гариза бирелгән булса, бүләкне җитешсезлек турында беренче булып хәбәр итүче алачак.
Шуны да әйтеп үтик, Татарстан – илдә мондый система кулланыла торган беренче төбәк.







Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России