Добавить новость
103news.com
World News
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Милли Шура рәисе «Ульяновск өлкә ифтары-2026» чарасының мәртәбәле кунагы булды

0

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Ульяновск өлкәсенә килде. Анда ул эш сәфәре кысаларында «Ульяновск өлкә ифтары-2026» чарасының мәртәбәле кунагы булды. «Идел Спорт Арена» спорт сараенда узган әлеге мәҗлестә төбәк Губернаторы Алексей Русских да катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы яза.

Чарада хакимият вәкилләре, рухият җитәкчеләре һәм өлкәнең төрле почмакларыннан килгән мөселманнар катнашты. Ифтар мәҗлесе барышында милләтара татулыкны ныгыту һәм традицион дини кыйммәтләрне саклау мәсъәләләренә зур игътибар бирелде.

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Ульяновск өлкәсе губернаторына, милләттәшләребезгә һәм диндәшләребезгә ел саен шундый мөмкинлек тудырганнары өчен рәхмәтен җиткерде, Ульяновск өлкәсенә тәҗрибә алу өчен төрле төбәкләрдән милләттәшләребез килүен әйтте.Ул динебез үсешенә зур өлеш керткән канкардәшләребезгә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Өлкә ифтарында мөфтият Гомрә хаҗыңа ике билет уйнатты. Җиңүчеләргә – Ульяновск шәһәрендә яшәүче Рим Шәрипов белән Вәгыйз кардәшебезгә мөфти Илдар хаҗи Сафиуллин һәм спонсор Камил Бирюков тантаналы рәвештә Гомрә хаҗына бару өчен юллама тапшырды.

Чарада төбәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдар хаҗи Сафиуллин «Өмет» газетасы редакциясен мөфтиятнең иң югары бүләге – «Динебез үсешенә керткән өлеше өчен» медале белән бүләкләде.Милли редакция әлеге бүләккә 20 елга якын атна саен Җомга вәгазьләрен әзерләп газета аша динкардәшләребезгә җиткергән өчен лаек булды.

Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских өлкә ифтарында Сембер бизнес клубы әгъзасы Рәшид Сулеймановны, Ишеевканың Ислам нуры мәчете имам хатыйбы Наил хәзрәт Гыйззәтулловны һәм Сәдака фонды вәкиле Фәрит Галяутдиновны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Өлкә ифтары уртак аш һәм кичәдә катнашучыларны берләштергән уртак дога белән тәмамланды.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России