Казанда 2020 елда куелган температура рекорды яңартылды
Кичә Татарстан башкаласында алты ел элек куелган температура рекорды яңартылды. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
«Казан» метеостанциясендә термометрның терекөмеш баганасы +9,3 градуска кадәр күтәрелде.
ТР башкаласында 13 март өчен һава температурасының моннан алдагы абсолют максимумы 2020 елда «Казан» (+6,9 градус) һәм «Казан-Сокол» (+7,2 градус) метеостанцияләрендә теркәлгән иде.
Элегрәк, 10 мартта, республика башкаласында 118 ел элек теркәлгән температура рекорды куелды.
