Әмирхан Еники иҗатына багышланган махсус сайт тәкъдим ителде
Урта мәктәп укытучылары, укучылар һәм киң җәмәгатьчелек өчен халык язучысы Әмирхан Еникинең тормышына һәм иҗатына багышланган махсус сайт булдырылды. Бу хакта «Еники укулары» шәһәркүләм конференциясе барышында КФУның татар әдәбияты кафедрасы доценты, әдәбият белгече Гөлфия Гайнуллина хәбәр итте.
Яңа проектны КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты магистры Айнур Җамалетдинов эшләгән. Порталда язучының биографик мәгълүматлары, әсәрләренең тулы текстлары, шулай ук аудио һәм видеоматериаллар тупланган.
Гөлфия Гайнуллина билгеләп үткәнчә, сайт фәнни һәм методик ярдәмлек ролен дә үтәячәк.
«Сайтта Әмирхан Еникинең фотоархивы тупланган, мәктәп укучылары һәм педагоглар өчен аерым бүлекләр каралган. Без язучының бүгенге көндә сакланган барлык аудио һәм видеоматериалларын бер платформага урнаштырып барабыз. Ягъни Әмирхан Еникинең фотоальбомына һәм архивына кергән бөтен материаллар биредә урын алачак. Киләчәктә без сайтны даими рәвештә эшләтәчәкбез һәм тулыландырып торачакбыз», — диде Гөлфия Гайнуллина.
