«Нурлы Рамазан» бәйгесенең оештыру комитеты утырышында финалга чыгучылар билгеләнде
17 мартта ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә биналарны һәм җәмәгать урыннарын матур итеп бизәү буенча «Нурлы Рамазан» бәйгесенең оештыру комитеты утырышы узды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Оештыру комитеты әгъзалары конкурска килгән гаризаларны карады һәм иң яхшыларын билгеләде. Алар ислам һәм Рамазан ае символикасын куллануга; гадәти булмау һәм яңалык өстәүгә; масштаблыкка; эстетик күркәмлеккә; бизәүгә мәгънәви төсмер өстәүгә; ут-яктырту бизәлешендә хәзерге заман технологияләрен файдалануга игътибар итте.
Быел Изге Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннарын матур итеп бизәү буенча «Нурлы Рамазан» бәйгесе дүртенче тапкыр үткәрелде. Гаризалар 2026 елның 25 февраленә кадәр кабул ителде.
Изге Рамазан ае уңаеннан игълан ителгән, җәмәгать урыннарын матур итеп бизәү буенча «Нурлы Рамазан» бәйгесе республика халкында зур кызыксыну уятты. Татарстанның төрле почмакларында 52 локация, шул исәптән, 22 шәхси йорт, 18 мәчет, 6 ислам мәгариф оешмасы, 7 кибет һәм кафе бизәлде. Гаризалар Аксубай, Әлки, Әлмәт, Буа, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Мамадыш, Нурлат, Тукай, Питрәч, Теләче, Чистай районнарыннан һәм Яр Чаллыдан килде. Ә Казан (7 локация), Кукмара (7 локация) һәм Саба (5 локация) һәм Мөслим (5 локация) районнары халкы зур активлык күрсәтте. Шунысы сөенечле: гариза җибәрүчеләр арасында бәйгедә кабат катнашырга теләүчеләр дә бар. Шулай итеп, алар республикада яңа традиция – урамнарда Рамазан мохитен тудырырга мөмкинлек бирә.
Бәйгедә иҗтимагый, коммерцияле, шәхси, дәүләт, дини оешмалар, физик затлар катнашты. Моның өчен алар халыкка хезмәт күрсәтү урыннарында – кафе һәм рестораннар, кибетләр һәм сәүдә үзәкләре, салоннар, мәчетләр, уку йортлары кебек биналарга керү урыннарын бәйрәмчә бизәде.
Иң матур бизәлешне башкаручыга «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми операторыннан хаҗга юллама бүләк ителәчәк. Бәйгенең калган җиңүчеләрен шулай ук мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр көтә.
