Самарада мөселман җәмәгатьчелеге вәкилләрен берләштергән ифтар узды
Самара өлкәсендә мөселман җәмәгатьчелеге вәкилләрен берләштергән ифтар узды. Мондый зур чара мөселманнарның төбәк Диния нәзарәте тарафыннан өченче тапкыр үткәрелә. Елдан-ел ул югарырак дәрәҗәдә оештырыла бара, дип яза «Самара татарлары» сайты.
Быел мәҗлескә 800дән артык кеше җыелды. Алар арасында — өлкә руханилары, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре, аксакаллар һәм яшьләр. Чарага мәртәбәле кунаклар буларак Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев, махсус хәрби операция ветераннары һәм анда катнашучылар чакырылган иде.
Ифтарны ачып, Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин төбәгебездә конфессияләр арасында яхшы мөнәсәбәтләр урнашуын билгеләп үтте.
«Безнең кардәшләребез башка халыклар һәм диннәр вәкилләре белән бергә махсус хәрби операция зонасында илебез мәнфәгатьләрен яклыйлар. Менә әлеге мәҗлестә дә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм бу кешеләрнең гаилә әгъзалары бар. Хәрбиләребезгә һәм аларда илебез язмышы өчен җаваплылык хисе тәрбияләгән әти-әниләренә зур рәхмәт әйтәсем килә», — дип чыгыш ясады Талип хәзрәт Яруллин.
