Добавить новость
103news.com
World News
Январь
2016

Балыкбистәлене алдаркарак 100 мең сумга алдаган

0

Соңгы вакытта Татарстанда, шул исәптән безнең районда социаль мошенниклык аеруча киң таралган җинаятьләрнең берсе. Узган ел социаль мошенниклыкның 16 очрагы теркәлгән. Бу 2014 елга караганда 100 процентка артык.

Соңгы вакытта кәрәзле телефон, Интернет аша алдау очраклары артты. Безнең республика гражданнарын күп очракта Самара, Курган өлкәләреннән, Россиянең башка регионнарыннан шалтыратып алдыйлар. Мондый кәсеп белән гадәттә, төрмәдә утыручылар шөгыльләнә икән. Срокларын тутырып чыгышларына шактый зур суммада акча туплаучылары да бар ди хәтта.

Балык бистәсендә яшәүче граҗданин “Ч” “Авито” интернет-сайтында снегоход сатылу турында белдерү таба. Күрсәтелгән телефон аша шалтырата. Үзен Алексей дип таныштырган ир-егет 39 яшьтә булуын Казан шәһәрендә яшәвен әйтә. Кыскасы, матур, ышандырырлык итеп сөйләп күптән снегоход алырга хыялланып йөргән “Ч”ның ышанычын яулый. Һәм 20 000 сум күләмендә алдан акча күчерергә күндерә. “Ч” хатынының банк картасыннан бу сумманы Алексей күрсәткән счетка күчерә. “Ч”ның  кармакка эләккәнен чамалаган күрәсең, тагын 100 000 сум акча җибәрүне таләп итә.  Аны- моны уйламаган “Ч” башта 50 000сум, аннары 30 000 сум акча күчерә. Бәхетенә каршы димме, таләп ителгән сумманың 20 меңен җибәрә алмый. Банкомат акча күчерми. Ә Алексей дигәннәре, тагын шалтыратып 20 000не күчерүне таләп итә. “Ч” исә терминаллар ябык булу сәбәпле акча күчерә алмавын аңлата. Икенче көнне инде Алексейның телефоны дәшми, үзе дә элемтәгә чыкмый.

Шуннан соң гына ирле-хатынлы “Ч” лар кармакка эләккәннәрен аңлап алалар, полициягә мөрәҗәгать итәләр.

Кызганычка каршы, оператив-тикшерү чаралары тиешле нәтиҗәләр бирми.

Балык бистәсендә яшәүче, Казан шәһәрендә каравыл хезмәтендә эшләүче егет тә акча эшләүнең җиңел ысулын тапкан. Ул “Вконтакте” социаль челтәрендә чит кешеләр битләренең (страница) күчермәләрен ясый һәм алар исеменнән бурычка акча күчерүләрен сорый. Яхшы күңелле, юмарт кешеләр танышларына ярдәм итәргә телиләр әлбәттә. Сораган сумманы күрсәтелгән счетка күчерәләр. Ә соңрак аларның танышларының бер нинди акча сорамаганлыклары ачыклана. Бер ел дәвамында кесәсен шактый калынайта “хакер”.

Без бу хәлләр турында гыйбрәт булсын өчен язабыз.  Ни хикмәт, кат-кат искәртеп, кисәтеп торуыбызга карамастан, алдаркаракларга үз куллары белән акчаларын бирүчеләр, күчерүчеләр очрап тора шул. Тагын бер кат сак, игътибарлы булырга чакырабыз.Ә инде алдау корбаны булсагыз, я алдарга маташуларын сизенсәгез, кичекмәстән полициягә хәбәр итегез.

Илгиз Җамалиев.

Фото: http://compushooter.com/wp-content/uploads/2013/01/stolen.jpg







Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России