Зәйдә барлык яшьтәгеләр спортка тартыла
Зәйдә Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елында барлык оешма-учреждениеләр, агрофирмалар һәм авыл җирлекләре, укытучылар һәм укучылар арасында “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында ярышлар уздырылачак. Ярышлар 16 спорт төрен колачлый. Ел ахырында җиңүче һәм призлы урын алучылар билгеләнәчәк.
