Добавить новость
103news.com
World News
Январь
2016

Күперләрен төзәтеп, парклар да төземәкчеләр

0

Бу якшәмбедә референдумда катнашып, 2016 елда үзара йөкләнгән салым турында карар кабул итәчәкбез. Авыл җирлекләрендә көнкүреш проблемаларының күп, ә бюджетның мөмкинлекләре чикле икәнлеге һәрберебезгә мәгълүм. Үзара йөкләнгән салымнан кергән акчалар исә иң кискен мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлеге бирә.                                        

 

Иске Камка авыл җирлеге узган елда үзара йөкләнгән салымны җыю буенча әйбәт эшләүче үзидарәләр арасында аталып килде. Биредә ай саен һәркемнән 50 шәр сум җыеп, аның 35 сумын урамнарны яктыртуга, 15 сумын су белән тәэмин итүне яхшыртуга тоттылар. Авыл җирлеге башлыгы Фәргать Акберов әйтүенчә, җыелган салымның беренче өлеше 92055 сум тәшкил иткән, шуңа өстәп, Президент программасы буенча елның I-II кварталына 188268 сум акча кайткан (III-IV кварталлар өчен дәүләт ярдәмен көтәләр, әлегә алмаганнар).

–Бик тә ярап куйды бу акчалар. Һәр тиенен бөртекләп тотып, авылларыбыз урамнарына барлыгы 142 лампа куйдык. Булган акчаның 92625 сумына материаллар сатып алдык, 18388 сумын монтаж эшләре өчен түләдек, кулланган электр энергиясенә 118 мең сум акча тоттык,–ди Фәргать Әсхәт улы. Аның әйтүенчә, әле сәмәндә бераз акчалары да бар икән.

Авыл халкын чисту су белән тәэмин итү буенча да шактый эшләгәннәр. Халыктан 48600 сум акча кергән, аңа республика 95763 сум өстәгән. Су челтәрен ремонтлау, яңасын төзү өчен проектлар эшләтеп, суга анализ ясатканнар, башняларда насосолар янгач, тиз арада алмаштырып та куйганнар. Акча булгач, су белән тәэмин итүдә өзеклекләр килеп чыкмаган.

–Халык акчасының һәр сумы үзебезгә файда китерә. Әмма, әгәр Президент, хөкумәт һәр 1 сумга тагын 4 сум өстәп бирмәсә, әллә ни майтарып булмас иде. Авылның йөзен үзгәртүгә, тормышны уңайлы итүгә тотабыз без бу акчаларны. Моны кешеләр дә аңлый, вакытында түлиләр, каршы килмиләр,–ди Иске Камка җирлеге башлыгы.

24 гыйнварда да шундый ук хуплау көтә ул авылдашлардан. Быелгы референдумда Иске Камка җирлегендә яшәүчеләр үзләренә елына 600 сум салым йөкләү турында сөйләшәчәк. Ай саен түләнәчәк 50 сумның 20 сумын авыллардагы күперләрне төзекләндереп, юлларны карап-тигезләп тотуга, 10 сумын урам утлары өчен түләүгә тотарга җыеналар. Ә менә 10 сумга үз авылларында ял почмаклары ясау турында килешкәннәр.

–Иске Камкада тирәсенә агачлар утыртылган, сугышта һәлак булган авылдашлар истәлегенә һәйкәл куелган бер мәйдан бар. Шуны төзекләндереп, балалар өчен уен мәйданчыгы да өстәп, лампалар куеп матур гына парк ясап куясы иде. Карамалыда да кирәк шундый ял урыны. Быел моны да эшләргә уйлап торабыз,–дип планнары белән уртаклаша авыл “главасы”. Җыенда бу турыда сөйләшкәннәр, авыл хуплаган.

 

…Фәргать Акберов белән сөйләшкәндә, узган елда Югары Матакта булган җыен искә төште. Анда Татарстан Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева да катнашты. Авыл җирлеге башлыгын тыңлагач, ул үзара йөкләнгән салымны җыю тәртибе белән кызыксынды. “Нишләп соң сез аны айга бүлеп түлисез? Болай бит үзегезгә үзегез аяк чаласыз! Берьюлы җыеп алсагыз, дәүләт ярдәмен дә тизрәк алып, күбрәк эш эшләп өлгерер идегез. Әйтик, юлларны, суүткәргечләрне көзге пычракта, кышын кар яугач төзәтү авыр бит!”–дип гаҗәпләнде Татьяна Васильевна. Хәзер исә авылларда кабат җыеннар башлана. Бәлки, аларда бу мәсьәләне дә күтәрергәдер?  Җәйгә кадәр мая туплап өлгерсәләр, җылы, коры айларда авыл җирлекләре күпме эш башкарып өлгерер иде. 







Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России