Добавить новость
103news.com
World News
Январь
2016

Грипп вакыты якынлаша

0
Кыш җиттеме, грипп үзе турында искә төшерә. Менә быел да эпидемия чоры гыйнвар ахыры – февраль айларына туры килер, мөгаен.
Россиянең баш дәүләт санитар табибы Анна Попова да: «Грипп вирусының сезонлы артуы күзәтелә. Кискен тын юлы авырулары һәм грипп белән хастаханәдә дәваланучылар саны да арта. Алар арасында өлкәннәр күп. Һәр кеше үз сәламәтлегенә карата аеруча игътибарлы булсын иде. Тын юлы авырулары һәм гриппның беренче билгеләре күренүгә, медицина ярдәме алырга, тән температурасы күтәрелгән, хәлсезләнгән, томау төшкән балаларны өйдә генә калдырырга кирәк», – дип кисәтте бер әңгәмәсендә.
 
Авыру нәрсә белән куркыныч?
Грипп – авыр вируслы инфекция. Ул, гадәттә, сөйләшкәндә, төчкергәндә, йөткергәндә кешедән кешегә иярә. Табиблар, грипп кинәт башлана, диләр. Тән температурасы 38-39 градуска кадәр күтәрелә, мускуллар сызлый, баш авырта. Аннары йөткерү, томау өстәлергә мөмкин.
Гриппны аеруча балалар, авырлы хатын-кызлар, өлкәннәр авыр кичерә. Грипптан соң организм аеруча сизгергә әйләнә, төрле авырулар эләктерү, өзлегү очраклары ихтимал. Грипп аркасында кайбер кешеләрдә пневмония, йөрәк-кан тамырлары авырулары, менингит, колак, авыз куышлыгы авырулары күзәтелә. Үлү очраклары да бар.
 
Ничек сакланырга?
Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы грипптан саклануның иң нәтиҗәле юлы гриппка каршы вакцина ясату дип искәртә. Шулай ук грипп чорында авыру янында маска кияргә кирәк. Авыру кешеләр белән элемтәгә кермәвең хәерле. Кулны сабын белән ешрак юарга киңәш ителә. Бүлмәне көненә өч-дүрт тапкыр җилләтсәң яхшы. Иммун системасын ныгыту өчен С витаминына бай продуктлар: баллы борыч, кара карлыган, гөлҗимеш, кәбестә, киви, апельсин, лимон, грейпфрут ашарга кирәк. Суган белән сарымсакның да файдасы зур.
 
http://shahrikazan.com/tt/2015-01-22-07-49-54/2015-01-22-08-08-25/item/13547-gripp-kil%D3%99-nichek-saklanyirga?.html






Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России