Әлмәттә Яңа ел төнендә булган хәл (Дәвамы)
Бер йокы бүлмәсен ачуы була, аны артыннан шыпырт кына килгән Саша исемле егет этеп кертеп тә җибәрә.
Күпме генә кычкырса да, чыгаруын үтенсә дә, куркытса да, хәмердән күзе томаланган егет боларга игътибар итми. Кычкырган тавышка хәтта ишек шакучы да булмый. Киресенчә, музыканы тагын да акырта гына төшәләр.
– Ничә ел дуслашып йөреп Рамилнең миңа кагылганы булмады. Без укуны тәмамлагач, матур итеп туй уздырырга, аңа кадәр хисләребезнең сафлыгын сакларга вәгъдә итешкән идек. Нинди хурлык, нинди әшәкелек! Рамилгә ничек аңлатырмын? Аңлармы ул мине, юкмы? Менә сиңа макталган Әлмәт, истә калырлык Яңа ел. Дошманыңа да күрергә язмасын,– дип үрсәләнде Эльвира.
– Нигә милициягә хәбәр итмәдең? Теләсәң, алып барабыз, – дигән сүзебезгә аның җавабы “Кирәкми, әти-әниемне хәсрәткә саласым килми” булды.
Ә бүлмәдәше Альбина дустын бөтенләй оныта. Ярый әле бер кыз Эльвираны аларның фатирына кадәр озата. Эльвира аның әти-әнисенә бер ни сиздерми генә юынып чыга да, иртәнге чәй эчкәннән соң сумкасын алып юлга кузгала. Без аны Чаллы автобусына утыртып җибәрдек.
Ә бу кызны имчәк бала белән юлга чыгарга нәрсә этәргән соң? Уйларымнан арынып, кызыксынып аңа шул сорауны бирдем.
(дәвамы бар)
