Югары Тегермәнлек авылында 23 январь көнне концерт булачак
Югары Тегермәнлек авылында әти-әниләре яшәгән, үзләре шунда туып- үскән берничә егет-кыз авылдашларына үзгә бүләк әзерләгәннәр.
Алар тәкьдимендә авылга багышланган яңа җыр яздырылган.
23 январь көнне шул җыр мәдәният йортында авыл халкы хөкеменә презентацияләнәчәк. Тагын бер бүләк, бу кичкә химячы- авылдашлар бушлай концерт та оештырачаклар. Югарытегермәнлеклеләргә авылдашларының бүләкләре хуш килер дигән ышанычта калыйк!
Фото: редакция архивыннан алынды.
